Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Якташларыбыз иҗаты

 Мансур Латыйпов. Әнкәм күзләре

Кадерле шигырь яратучылар, мин бүген сезнең игьтибарыгызны бераз җәлеп итәргэ булдым әле.

Минем әти белән әни (безне  4 баланы), үзләре язмыштан рәхимсез кимсетелгән булсалар да (алар икесе дә телсез-чукраклар иделәр), булдыра алганча кадерләп,тормыш кырыслыкларын җинәргэ өйрәтә алдылар, югары белем үзләштерүдә, җәмгыятЬкә лаеклы хезмәт итүдә гел теләктәш булдылар.
  Кызганыч, алар гүр ияләре инде. Урыннары оҗмахта булсын!
  Мин, олы яштә булсам да, газиз әниемне чиксез тирән җылылык белән сагынып, аның мөлдерәп торган күз карашын тоеп яшим.
  Әниләр бәйрәме уңаеннан сезнең игьтибарга, дөньяда иң кадерле кешем - әниемә багышланган бер шигыремне тәгъдим итәм.

    

  Газиз әнкәм, телең булмаса да
  Сүз чишмәсе синдә - күзләр бар.
 Сокланырлык тиҗсез күзләреңдә
  Минем өчен кыйммәт сүзләр бар.

  Язмышыңны кайчак әрләсәм дә,
  Мәрхәмәте әмма бар икән.
  Уйчан күзләр биргән, мәхәббәттә- 
  Әткәй белән тиңдәш, пар иткән.

  Кыен чаклар була...
  Шул мәлләрдә
  Күзләреңнән синең көч алам.
  Карашыңнан изге киңәш аңлыйм:
  - Син бирешмә, улым, түз, балам!

  Күз карашың тирән, Галәм кебек.
  Сыйган күпме йолдыз җылысы...
  Минем өчен синең караштан да
  Юк учакның якты,нурлысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев