Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Якташларыбыз иҗаты

МОҢЛЫ ЯГЫМ

Туган авылымның үз моңы бар: Урман, кырлары көйли. Сыер, атлар, казлар авазы да Изге моңны үзенчә бизи.

Йомшак җилләр исә, биттән үбә
Моң сулышы айлы кичләрдә.
Кошлар сайрый, бар җиһан да җырлый,
Канатлана изге хисләр дә.

Тыныч аккан Актай моңсу гына
Эчтән көйли әйтмичә сүзен.
Оркестрда бар да үз урнында,
Дирижеры – Табигать үзе.

Туган авылымның үз моңы бар,
Бар нәрсә дә монда моң-зарлы.
...Җырга-моңга гашыйк халкы булган
Кадерлерәк туган җир бармы?

Мансур Латыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев