Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Базарлы Матак урта мәктәбендә күнекмәләр булдыруга корылган янгын сүндерү-тактик өйрәтүләре үтте

Балалар куркынычсызлыгы кысасында Базарлы Матак урта мәктәбендә күнекмәләр булдыруга корылган янгын сүндерү-тактик өйрәтүләре үтте.

Ул 105 нче коткару-янгын сүндерү бүлеге, Алексеевск авыл хуҗалыгы көллияте район филиалы, район эчке эшләр бүлеге, Базарлы Матак үзәк хастаханәсе, Әлки электр челтәре бүлеге, газ хезмәте вәкилләре катнашында оештырылды. 

Алдан уйнанылган ният буенча бинаның беренче катында урнашкан бүлмәдә, кыска ялганыш булу сәбәпле, бер суыту җайланмасы яна башлый. Шул сәбәпле бик нык төтен чыга. Һава керү сәбәпле, бүлмәне ялкын чорнап ала, беренче катка тулысынча төтен тула. Югары каттагы укучылар һәм мәктәп укытучылары гомеренә куркыныч туа.  Беренче килгән янгын сүндерүчеләр бинадагы бар кешене дә чыгара алмый. Аскы каттагы хезмәткәрләр арасыннан 2 кеше спортзалда кала. 

Өйрәтү барышында хезмәткәрләрнең үзләрен ничек тотарга тиешлеге, кул астындагы әйберләр белән янгынны сүндерү, кешеләрне тиз арада исән-имин килеш бинадан чыгару һәм янгын бүлекчәләре, яшәешне тәэмин итү хезмәтләренең бу очракта нәрсәләр эшләргә тиешлеге буенча күнекмәләр булдырылды. 

Өйрәтү тиешле югарылыкта үтте, максатлар үтәлде, Әлки җирлегендәге гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм алдан кисәтүгә корылган бүлекләрдәге хезмәткәрләр дә, андагы җайланмалар да моңа әзер булуы дәлилләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев