Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 апрельдән әлкилеләрнең социаль пенсияләре артачак

​​​​​​​Ел саен 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып социаль пенсияләр индексацияләнә.

 
2022 елда социаль пенсияләрне индексацияләү пенсионерның 2021 ел өчен яшәү минимумы күләме 2020 елның шул чорына нисбәтле буларак 7,7% дәрәҗәсендә планлаштырылган иде. 
Россия Президентының 2021 елда яшәү минимумын һәм иминият пенсияләрен индексацияләү турындагы карарларын исәпкә алып, 2022 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр  8,6%ка индексацияләнә. 
Районда апрель индексациясе социаль пенсия һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучы 455 пенсионерга кагылачак.
Хәрби хезмәткәрләр, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, космонавтлар, шулай УК һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләр һәмчернобыльчеләрнең хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучылар булып тора.
Төрле сәбәпләр аркасында җитәрлек хезмәт стажы тупламаган, туендыручысын югалткан, әти-әнисез калган ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм әти-әнисе билгеле булмаган инвалид балалар да социаль иминият пенсиясе алучылар исәбенә кертелә. 
“Инвалидлык буенча социаль пенсия алучы эшләүч епенсионерларның пенсияләре генә индексацияләнәчәк. Рәсми эшләү факты картлык буенча социаль пенсия алучы пенсионерн ыиндексациядән генә түгел, пенсия алудан тулысынча мәхрүм итә, чөнки пенсионерны ңэшләү чорыннда пенсия түләү тулысынча туктатыла”, - дип билгеләп үтте Әлки районы Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галлямов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев