Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

12 июнь – Россия көне белән әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин котлады

.

“Хөрмәтле райондашлар!  Без – күппгасырлы данлы тарихы булган мәгърур ил – Россия гражданнары. Һәм моның белән чын күңелдән горурлана алабыз. Россия территориясе буенча да, дөньякүләм процессларга йогынтысы буенча да иң абруйлы илләрнең берсе. Билгеле, Ватан, Туган ил төшенчәсен һәркем үзенчә кабул итә. Һәрберебезгә бит туып үскән авылы, аның урамнары, елга-күлләре, урман буйлары якын. Һәркайсыбыз күңелендә туган ил әти-әни, гаилә, дуслар белән тыгыз бәйле. Биредә безнең күршеләребез, башка милләттән булган хезмәттәшләребез, иптәшләребез. Бик тә газиз, бик тә кадерле ул – туган ил.

Россия федерациясе – йөздән артык милләт вәкилләре өчен ышачлы яшәү һәм үсү урыны да. Киләчәгебез якты, имин булсын өчен бергәләп туган илебезнең куәтен арттыру, аны һәрьяклап ныгыту максаты белән эшләргә тиеш без. Чөнки Ватаныбызны балаларыбызга, оныкларга тапшырып калдырасыбыз бар бит.

Хөрмәтле әлкилеләр! Бәйрәм белән сезне!  Уртак илебездә тату гаилә булып гомер итик. Барыгызга да исәнлек-саулык, хезмәт уңышлары,  гаилә иминлеге телим,” диелгән әлеге котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев