Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

17 октябрьдә Әтиләр көне билгеләп үтелә

Ноябрь ахырында  Әниләр көнен бәйрәм итүгә күнектек инде, аны көтеп алабыз, газиз кешеләребез –әниләрне хөрмәтлибез, данлыйбыз.

 
Ә менә гаиләнең терәге, сакчысы булган аталарга багышланган рәсми дата моңарчы календарьда юк иде. Ниһаять, бу гаделсезлек төзәтелде: 2021 елның 4 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шушы айның өченче якшәмбесендә (быел 17 октябрьдә) Әтиләр көне үткәрү турында указга кул куйды.
Шулай итеп, гаилә бәйрәме тулыланды дип әйтсәк тә була: ел саен октябрьдә әтиләребезне, ноябрьдә әниләрне тәбрикләп, аларга күңелебездә йөрткән рәхмәт сүзләрен җиткерә алачакбыз.
Бу уңайдан “Әлки хәбәрләре” укучылары белән сөйләшеп алырга, фикерләрен ачыкларга уйладык.
Әти тәрбиясе, ата кайгыртуы нәрсә ул? Тормышыгызда әтиегездән алган күнекмәләр кирәк булдымы? Бүгенге балаларга ата игътибары, йогынтысы җитәме? Яңа бәйрәмгә карашыгыз нинди?

Гөлсинә Рәхимҗанова: Үргәгар:
–Бу сорауларыгыз белән күңелемне кузгатып җибәрдегез бит әле! Әтием Әхмәт улы Габделбари балта остасы иде. Ул безне кечкенәдән эшкә өйрәтте. Үзе дә тугыз балалы гаиләдә үскән, без дә җидәү идек. Баланы итәктә сикертеп кенә кеше итеп булмаганны белгән әткәй. Без гәүдәгә нык булдык – агач та кистек, аны җилкәгә салып ташыдык та. “Бүрәнәне уртадан күтәрмә, сындырырсың, очыннан тот!”–дип өйрәткәне хәтеремдә. Ул безне сүз белән түгел, эше, гамәлләре белән тәрбияләде. Әни фермада эшли иде. Әти эштән кайта, балтасын куя да, өйгә кереп су да эчеп тормыйча фермага, әнкәйгә булышырга китә. Эшен бетерешеп, бергәләп кайтып керәләр, шунда гына самовар  тирәсенә җыелабыз. Абыемда аның бу гадәте бик ачык күренә: туган апаны кадерли, сөендерә белә. Бездә дә шул хәл: әтиләре кайтмыйча, балалар белән табынга утырмыйбыз.
Ирем дә шундый, бик дөрес кеше, ышанасызмы, безнең хәтта ачуланышып кычкырышканыбыз да юк! Миңа аның бер карашы җитә! Әле кызым Айгөл шул турыда шигырь дә язган: “Гаиләнең иң-иң хөрмәтлесе әти кеше икәнлеген синең үрнәктә күрдек”. Болар барысы да Әнвәрнең, минем әти-әнинең тәрбиясе бит. Яңа бәйрәмгә килгәндә, бик тә урынлы карар. Ата -  гаиләнең төп казыгы. Аталар хөрмәтенә бәйрәм уздыру гадел гамәл ул.

 

Илшат Хәйретдинов, Базарлы Матак:
–Әти минем өчен тормыш үрнәге булды. Ул бит ветеринария табибы иде, мине кечкенәдән шул һөнәрнең серләренә өйрәтте. Хәзер менә аның сукмагыннан атлыйм – маллар табибы булып эшлим.
Әти әти инде: минеке дә таләпчән булды, дөрес тәрбия бирде дип уйлыйм. Аның үрнәгендә үземнекеләрне тәрбияләргә тырышам. Улым башта техникумда укыды, хәзер армиядә. Егет кешегә һөнәре дә, солдат хезмәте дә кирәк дип саныйм. Тормыш бит катлаулы, ир-атлар үз өстенә җаваплылыгын да ала белсен, авыр хәлләрдә югалып та калмаслык булсын. Мондый сыйфатлар ата-бабалардан улларыбызга күчә барырга тиеш бит.

Юрий Гордеев, Сихтермә -Хузангай:
–Шәхсән үземнең фикерем мондый: ата кеше баласына тормышта юнәлеш бирә белергә, мөстәкыйльлеккә, хәзерге тормышта үз урынын табарга өйрәтергә тиеш. Моның иң нәтиҗәле ысулы дип спортны саныйм мин. Чөнки спорт физик яктан гына чыныктырып калмыйча, ир-егетнең рухын ныгыта, дисциплиналы, үз-үзеңә карата таләпчән булырга өйрәтә ич. Соң, күпсанлы күнегүләр, ярышларда катнашу бер дә ансат түгел бит! Әмма алар чыныктыра, җиңүгә омтылыш тәрбияли. Уйлавымча, болар барысы да ир-атларда булырга тиешле сыйфатлар. Һәм мин улларымны (алар минем өчәү) шундый итеп тәрбияләргә тырышам да.
Билгеле, тәрбия эшен спорт белән генә чикләү дөрес түгел. Авыл баласы кечкенәдән әти-әнисенә булышып үсә. Безнекеләр әнә куяннар, казлар карый. Ә ял көннәрендә мин авыл балалары өчен агач эшкәртү түгәрәге үткәрәм. Балалар агачны кисәргә, шомартырга, яндырып рәсем төшерергә өйрәнәләр... кыскасы улларымны да, укучыларымны да ышанычлы, җаваплы егетләр итеп тәрбияләргә тырышам.
Яңа бәйрәмгә килгәндә, ул җәмгыятьтә, гаиләдә ата ролен, ир-ат ролен күтәрүгә хезмәт итсен иде. Минемчә, бу шулай булыр да!
Ләйлә Әхмәтшина сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев