Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1993 елда «Әлки хәбәрләре»ндә ниләр язылган

«Әлки хәбәрләре»нә - 90 ел

 
Франциягә бара

Базарлы Матак егете марафончы Марсель Хәлиуллин Франция башкаласы Парижда үткәрелә торган ярышта катнашучы спортчылар исемлегенә кертелгән. Марсель Франциягә апрель башында китәчәк. Бу турыда район спорт комитетына Мәскәүдән җиңел атлетика федерациясе хезмәткәре Богомолов шалтыратты. 
Район егетләренең шулай спортка чыгулары - бик шатлыклы күренеш. Мин моны мини футбол буенча  район җыелма командасының беренче лигада чыгыш ясавын да күздә тотып әйтәм. 
Р.Сәгъдиев. 

Терлекләрне урлыйлар

Торак-коммуналь хуҗалыгыннан тае белән бергә ат, “Актай” совхозыннан 5 баш ат, “Энергетик” совхозыннан 2 баш сыер югалды. Район үзәгендә  үз йорты белән яшәүче берәү дә 2 ике айлык бозавыннан колак каккан. 

Планны – 2 айда

Планда каралган 30 тонна урынына мартеннарга 31 тонна металл ватыклары озатып, “Үргәгар” совхозы  еллык план-заказны  ике айда үтәде.
Эшне шулай тиз тотуда хуҗалыкның эретеп ябыштыручысы Рафик Сибгатуллин,  шоферлар  Илдар Хаҗипов, Тәлгать Хәлиуллин һәм Илдар Сибгатуллиннарның өлеше зур  булды. Аларның беренчесе  металл ватыкларын озату өчен кистереп, хәзерләп торса, калганнары аны Казан шәһәренә илтеп тапшырдылар.
Р.Сәфиуллин,
совхозның баш инженеры.

Янгын чыкты

14 июльдә район үзәгеннән читтәрәк урнашкан асфальт заводында  мазутка кинәт кенә ут каба. Бульдозерчылар  һәм янгын сүндерүчеләр  ярдәме  белән  ялкын  телләренә  еракка үрелергә  мөмкинлек бирелмәде. 

Иң яхшы сарык кыркучы

Район колхоз-совхозлары арасында сарыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе “Чаллы” совхозы, әмма биредә бәрән алу, үрчемнең сакланышын тәэмин итү, йон кырку кебек зур тармак өчен  мөһим чаралар  башкалар белән чагыштырганда  яхшырак үтә. Ә бу исә, иң беренче чиратта, Җария  Гарәфетдин кызы Шәмсетдинова  кебек алдынгыларның тынгысыз хезмәтенә бәйле.
Җария ханым Шәмсетдинованың узган елда күрсәткечләре аеруча югары булды. Ул 100 баш сарыктан 105 бәрән һәм һәр баш терлектән 4,3әр килограмм йон кыркып  алуга иреште. Нәтиҗәдә хезмәт алдынгыларының район слетында  катнашучылар аны алкышлап, “1992 елда районның иң яхшы сарык караучысы” дигән мактаулы исем белән котладылар. 

***
Район балалар тудыру йортында 8 нарасый дөньяга килде. Кызлар белән малайлар саны тигез. Хәтта игезәк туган балаларның да берсе – малай, берсе – кыз.  Бу хәл Базарлы Матак  авылыннан Гөлүсә һәм Илдар Закировлар гаиләсен шатландырды. 
20 март. 
***
28 майда Карамалы авылында яңа төзелгән мәчет бинасын ачу тантанасы булды.  Анда Чистай, Аксубай районнарыннан дин әһелләре, шул авылда  туып-үскән, бүгенге көндә читтә яшәүчеләр, район администрациясе башлыгы Х.З.Сафин  катнашты. 
***
Район үзәгендә кибетләрнең саны артканнан-арта бара. Узган атнада “Строительный” кибете каршысында Спас ОРПсына караган  яңа кибет ачылды.
18 август.
***
Район үзәгендә яшәүчеләр Базарлы Матак сөт комбинаты  каршындагы сыр цехы җитештергән  продукциядән авыз итте. Сатучылар өйтүенә караганда, сырны халык ярата, бик теләп ала. 
4 сентябрь.
***
1 сентябрьдән  1961-1992 елларда чыккан акчаларны (1,3,5,10 сумлыклардан кала) алмаштыру тәмамланды. Әмма төрле сәбәпләр аркасында  иске акчаларны алмаштырмый калган булсагыз, аны Чистай шәһәре  исәп-касса үзәгендә эшләргә мөмкин. 
8 сентябрь.
***
«Чулпан» товар җитештерү һәм халыкка хезмәт  күрсәтү  предприятиесе дә халыкка төрле көнкүреш товарлары алып кайтып  сатуны  җәелдерә бара. Моннан бер-ике көн генә элек,  бирегә  кер юу машиналары, төсле  телевизорлар кайтардылар. 
1 декабрь.
***
Ягу сезоны бара. Шуңа да янгын чыгу очраклары  ешайды. Узган атнада  Иске Чаллы авылында  мөгезле эре терлекләр бинасы  шактый  зыян күрде. Түбән Кәчи авылында пилорам бинасы янды.
16 декабрь.

Бәяләр тагын үсте

Район кулланучылар җәмгыятеннән түбәндәге хәбәр алынды: ТР Министрлар кабинеты күрсәтмәсе нигезендә 1 декабрьдә азык-төлекләргә түбәндәге бәяләр  каралган:  сыер ите – 1900,  сарык ите – 2000, дуңгызныкы – 2000, кош ите - 1800, I категорияле  йомырка – 550, тоз – 70, ак май – 2000,  югары сортлы он – 350, I сорт – 230,  арышныкы – 1902, манный ярмасы – 370, борчак – 370 сум. «Столичная», «Пшеничная», «Посольская» аракы – 2020, «Русская», «Московская» – 1920 сум (шешәсеннән башка).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев