Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында салым бурычларын Дәүләт хезмәтләре порталы аша түләргә тәкъдим итәләр

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (ЕПГУ), шулай ук ЕПГУ бета-версиясендә физик затларның салым буенча бурычларын тикшерү генә түгел, түләү мөмкинлеге дә бар.

Әлеге мөмкинлектән стандарт һәм расланган хисап язуы булган һәркем файдалана ала. ЕПГУда түләүне шәхси кабинетта "Поиск счетов" бүлегендә, ә бета-версиядә "Налоговая задолженность" хезмәтендә башкарырга була. Бездә физик затларның бурычлары нигездә милек салымнары буенча җыела. Бу - транспортка, җиргә һәм күчемсез милеккә салым.

Салым буенча бурычларыгызны, шулай ук түләү реквизитларын салым инспекциясендә белергә була.

Дәүләт хезмәтләре порталында бурычларны түләү буенча киңәшләр дә урнаштырылган. Әйтик, бурычның түләнүен раслау Россия Федераль салым хезмәтендә 14 көн эчендә башкарыла. Шушы вакытка кадәр әҗәт капланмаган булып санала. Шуңа күрә дә башта салым суммасын, аннан соң гына пеняларны түләргә киңәш ителә. Чөнки ФНС тан раслау килгәнне көткән арада пенялар исәпләү дәвам итәчәк.

Бурычны банк карталары буенча түләргә була. Закон нигезендә, салым бурычын түләүгә комиссия алынмый. Алга таба салым бурычын электрон акча янчыгы, шулай ук мобиль телефон балансы ярдәмендә түләү мөмкинлеге дә күздә тотыла, ул очракта да комиссия алынмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев