Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2018 елның үткән чорында район прокуратурасы коррупция юнәлешендәге 74 закон бозуны ачыклады

Коррупциягә каршы тору бүген дәүләт сәясәтенең иң өстенлекле бурычларыннан берсе һәм Россия Федерациясе прокуратура органнарының аеруча мөһим юнәлеше булып санала.

  Коррупциягә каршы  законнарны гамәлгә ашыруда һәм аларның тайпылышсыз үтәлүен тәэмин итүдә прокуратурага зур урын бирелә. 
Россия Федерациясе прокуратурасы – Россия Федерациясе исеменнән илебез Конституциясе үтәлешенә һәм Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган законнарның үтәлешенә күзәтчелек итүче органнарның бердәм федераль үзәкләштерелгән системасы ул.
Прокуратура органнары коррупциягә каршы эшчәнлекләрен Россия Федерациясе Конституциясе, “Россия Федерациясе прокуратурасы турында”, “Коррупциягә каршы тору турында” Федераль законнары, бүтән федераль законнар һәм Россия Президенты раслаган Коррупциягә каршы торуның милли планы нигезендә алып баралар. 
Район территориясендә елдан елга  коррупциягә каршы тору,  аны булдырмау чараларын күрү эше алып барыла. Әмма  тынычланырга иртәрәк әле.
2018 елның үткән чорында район прокуратурасы коррупция юнәлешендәге 74 закон бозуны ачыклады, алар буенча прокуратура тарафыннан 50 акт кабул ителде.
Ә коррупция юнәлешендәге җинаятьләр быел ачыкланмады. 
Коррупция  белән бәйле җинаятьләр бюджет тармагында аеруча еш очрый. Бигрәк тә төрле дәрәҗәдәге бюджет средстволарын тотуда коррупция бозулары ачыклана.
Коррупция чагылышларына юл куймау максатында район прокуратурасы хезмәт коллективларында, халык арасында аңлату эшләре алып бара. Коррупция фактларына түзеп тора алмаучанлык тәрбияләү хокукый дәүләт төзүдә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.

Руслан Гыйзәтов, 
район прокуроры.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев