Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

«23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм»

Хөрмәтле әлкилеләр, курку белмәс, батыр йөрәкле ир-егетләребез!

 
Россия мәнфәгатьләрен яклаган ветераннарны һәм бүген дә аның иминлеге өчен фидакарьләрчә көрәшүче якташларыбызның барысын да ихлас күңелдән 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.

Бу бәйрәм иман һәм намус белән илебезгә хезмәт итүче, аның бәйсезлеген, үсешен тәэмин итүче барлык кешеләрне берләштерә. Һәм бүген, дәүләтебез авыр вакытлар кичергәндә, ул безнең һәрберебез өчен аерым әһәмияткә ия. Шуңа да, без бергә, дибез. Бүген һәрберебез, кайда гына булсак та, фронттамы яки тыныч шартларда эшлибезме, беренче чиратта, үз илебезне, кече Ватаныбызны, гаиләбезне яклаучы булып торабыз. Һәрберебез үз урынында хезмәт куеп, уртак эш башкарабыз һәм шуның белән җиңүне якынайтабыз.
Һәрбарчагызга да ныклы сәламәтлек, яхшылыкка ышанып яшәүне, тынычлык һәм бәхет, сугышчыларга - яңадан-яңа көчләр, куелган бурычларны уңышлы үтәп, исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын телим.
Александр Никошин, Әлки муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев