Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

23 майдан 5 июньгә кадәрӘлки районында “Игътибар – балалар!” дигән операция үткәрелә 

23 майдан 5 июньгә кадәр юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның гарипләнүен булдырмау һәм кисәтү максатында “Игътибар – балалар!” дигән операция үткәрелә. 

 
Аның барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны машинада утыртып йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау һәм булдырмауга, җәяүлеләр кичүенә кагылышлы кагыйдәләрне бозган машина йөртүчеләрне ачыклау, җәяүлеләрнең юл аркылы чыкканда кагыйдәләр бозу очракларын ачыклау һәм булдырмауга аеруча зур игътибар бирәчәкләр. 
ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Рәис Сафин болай дип искәртә: «Алда – балаларның җәйге каникуллары. Димәк, алар күпчелек вакытларын урамда уздырачак. Ә анда исә юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычы зур. Олылар моңа битараф булмасыннар иде. Балаларга пассажирлар да, җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре дә игътибар итсеннәр. Без күмәк тырышлык һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүдә шәхси үрнәгебез белән генә балалар гомерләрен саклап кала алабыз».
Әлки районы буенча баш дәүләт инспекторы мондый өндәү белән чыга: “Хөрмәтле ата-аналар! Фаҗигаларны булдырмау өчен баланы юл хәрәкәте кагыйдәләрен  һичшиксез үтәргә, урамда бик тә игътибарлы булырга өйрәтергә кирәк. Бала шуны исендә тотсын: юл хаталарны кичерми. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә аларны бозуны аклаучы искәрмәләр юк. Балаларның сәламәтлеген һәм гомерен саклау киләчәгебез турында кайгырту ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев