Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

25 апрельдә башланган янгынга каршы махсус режим 15 майгача дәвам итәчәк

Янгынга каршы махсус режим чорында урманнарны үт-күздән саклауга аеруча әһәмият бирелә.

25 апрельдә башланган янгынга каршы махсус режим 15 майгача дәвам итәчәк. Бу чорда урманнарга шәхси транспорт белән керү тыела. Шулай ук урманда ут кабызырга, учак ягарга, пиротехника эшләнмәләрен кулланырга ярамый. Урманда хәзер кипкән үлән дә, корыган агачлар да байтак. Кечкенә генә очкыннан да ут кабынып китәргә мөмкин. Илебезнең төрле өлкәләрендә урманнар яну хакында хәвефле хәбәрләр килеп иреште инде. Мондый фаҗига бездә дә килеп чыкмасын өчен һәркайсыбыз янгын хәвефсезлеге таләпләрен төгәл үтәргә бурычлы. Бу көннәрдә урманнарда даими потрульлек оештырыла. Махсус режим кагыйдәләрен бозучыларга зур штрафлар салу каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев