Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

26 ноябрьдә Казанда Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында икенче Православие җәмәгатьчелеге форумы узды

Анда район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә безнең делегация дә катнашты. Әлеге зур чара республикада төрле дин һәм милләт вәкилләре арасында тынычлыкны, татулыкны саклау, үзара аңлашып яшәүне күздә тотып үткәрелде. Форумда катнашкан район благочинные Андрей Зиньков әйтүенчә, зур трибунадан чыгыш ясаучылар динара һәм милләтара тынычлык һәм бердәмлекнең Татарстанда алып барылучы сәясәтнең...

Анда район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә безнең делегация дә катнашты.

Әлеге зур чара республикада төрле дин һәм милләт вәкилләре арасында тынычлыкны, татулыкны саклау, үзара аңлашып яшәүне күздә тотып үткәрелде. Форумда катнашкан район благочинные Андрей Зиньков әйтүенчә, зур трибунадан чыгыш ясаучылар динара һәм милләтара тынычлык һәм бердәмлекнең Татарстанда алып барылучы сәясәтнең аерылгысыз өлеше һәм югары кыйммәте булуын билгеләп үткәннәр. Татарстанда бүген 481 чәркәү теркәлгән. Тагын 44 гыйбадәтханә төзелә, 26сында төзекләндерү эшләре алып барыла. Берничә ел элек җинаятьчеләр тарафыннан яндырылган чиркәүләр урынына да өр- яңалары салынган.

Районыбызда хәзер җиде чиркәү эшләп тора. Форумда Базарлы Матакта Изге Троица чиркәве төзелешен төгәлләү зарурлыгы хакында да әйтеп үтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев