Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

30 августта район үзәгендә Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итәчәкбез

30 августта район үзәгендә Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чаралары булачак.

Иртәнге сәгать 8.00 дә авыл хуҗалыгы ризыклары ярминкәсе эшли башлый. Үзләре җитештергән азык-төлекне җирле җитештерүчеләр, күрше район эшмәкәрләре, мәктәпләр, фермерлар һәм предприятиеләр тәкъдим итә. Биредән ит, яшелчәләр, җиләк-җимеш, сөт ризыклары, консервалар, утын, бөртек, көрпә, печән сатып алырга мөмкин булачак. 
Иртәнге сәгать 10.00 дә “Республикам минем, горурланам синең белән!” дип исемләнгән бәйрәм программасы башлана.
Программада түбәндәгеләр каралган:
–     “Көз төсе” чәчәк композицияләре, “Көз осталары” декоратив-гамәли сәнгать, “Көз кәрзинендә ни бар?” яшелчә һәм җиләк-җимеш күргәзмәләре һәм башкалар.
–     татар милли баш киеме калфак, чуаш милли баш киемнәре тухья, хушпу, масмаки, җитеннән рус халык күлмәген тегү буенча мастер-класслар;
–     татар, рус, чуаш телендә гармунчы белән бергә халык җырлары, такмаклар башкару;
–     “Балачак илендә” дип исемләнгән балалар өчен күңел ачу тамашасы, “Минем Татарстан” иҗадый остаханә. 
–     “Әлки авазы” – өлкән яшьтәгеләрнең фестивальгә йомгак ясавы. 
Кичке программа 19.00дә район үзешчәннәре чыгышлары белән башлана. Бәйрәм салюты 21.00 дә булачак, аннары яшьләр өчен дискотека оештыру каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев