31 майда Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне билгеләп үтелә
31 майда Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу дата Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда булдырылган.
Әлеге оешманың шигаре – “Тәмәке тартумы, сәламәтлекме – сезгә сайлыйсы!”
Тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен тискәре йогынтысы бик зур. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы раславынча, тәмәке тарту аны кулланучыларның яртысының диярлек башына җитә. Тәмәке төтенендә рак китереп чыгаручы 70 тән артык матдә булуы билгеле. “Җиңел”, “зарарлы матдәләре аз” тәмәке турындагы сүзләр маркетинг ысулы гына. Тәмәке тарту йөрәк, бавыр, үпкә чирләре китереп чыгара. Әлеге начар гадәт авырлы хатын-кызларның балалары төшүгә китерүче фактор булып тора. Мондый хатыннарның балалары вакытыннан алда туу, үле туу кебек очраклар да сирәк күренеш түгел.
Соңгы вакытта электрон сигаретлар шактый киң таралды. Күпләр аларны гадәти тәмәкегә караганда зыянсызрак дип саный. Кайчагында хәтта электрон тәмәкенең зарарсыз гына түгел, берникадәр файдалы да булуы хакында фикерләр ишетелә.
Ә чынлыкта исә электрон сигаретлар составында да шундый ук зарарлы матдәләр, беренче чиратта никотин бар. Ә никотин – кеше организмына көчле тәэсир итүче наркотик матдә. Ул йөрәк һәм кан тамырлары өчен гаять зарарлы агу. Моннан тыш, күп тапкырлар кулланганда никотин физик һәм психологик бәйлелек китереп чыгара. Электрон тәмәкене бик күп куллану никотин белән агулануга да китерергә мөмкин.
Гомумән, тәмәке тарту, шул исәптән электрон сигаретлар куллану бөтен организмга әйтеп бетергесез зыян китерә. Чөнки никотин тискәре йогынты ясамаган бер генә әгъза да юк.
Белгечләр раславынча, никотинга бәйлелек күзәнәкләр дәрәҗәсендә мутациягә китерә. Табиб-генетиклар тәмәке тартуның яман йогынтысы ике буыннан соң да үзен белдерергә мөмкин булуын ачыклаган. Никотин дигән агуның тәмәке тартучының балаларына, оныкларына, оныкчыкларына нинди зыян саласын алдан белеп бетереп тә булмый.
Тәмәке тартуның зыяны турында ачыктан-ачык сөйләшү акрынлап җәмгыятьнең аңына да тәэсир итә. Бүген бу начар гадәтне кисәтүгә юнәлдерелгән мәгълүмати-аңлату эшләре бик киң җәелдерелде.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сигаретлардан һәм бүтән тәмәке продукциясеннән баш тарту – тулы канлы тормышта яшәү, озын гомер итүнең нигезе.
Изатулло Холбоев,
район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев