Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

6 яше тулган балаларга коронавирустан вакцина ясый башлыйлар

Клиник тикшеренүләр үткәрү кысаларында алты яшьтән алып унбер яшькә кадәрге балаларны коронавируска каршы вакцинацияләү киләсе атнага планлаштырылган. 

 

Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург шул хакта белдерде. Бу турыда ТАСС яза.

«Клиник тикшеренүләр, аерым алганда, балаларга коронавируска каршы вакцина ясау киләсе атнадан башланыр дип уйлыйм. Бүгенге көндә балаларны әлегә җыймаганнар, әлегә теләүчеләрне туплый торган оешма һәм тикшеренүләр узачак клиникалар гына билгеләнгән», — диде галим.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 24 гыйнвар көнне Гамалея исемендәге үзәк тарафыннан эшләнгән коронавирустан вакцинага алты яшьтән 11 яшькә кадәрге балалар арасында клиник тикшеренүләр үткәрүне хуплады. Элегрәк Гинцбург тикшеренүләр өч ай ярымга сузылырга мөмкин булуын әйткән иде.

 

чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев