90 яшьлек Миңлевәгыйзь Сафин: “Сугыш башлануын һәм Җиңү көнен хәтерлим”
“Көнне төнгә ялгап эшләп, хезмәт диңгезендә йөзәргә туры килде...” – ди февраль аенда 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән райондашыбыз – Базарлы Матакта яшәүче Миңлевәгыйзь Сафин.
Һәм әлеге сүзләр артында үз хезмәтенә үтә дә җаваплы карап, һәр бурычны җиренә җиткереп башкару өчен, күпме тырышлык, көч куелу яшеренүен ул үзе генә түгел, ә өлкән яшьтәге күп әлкиле дә белә.
Ул районның халкы күп булган, әмма уңайлыклары әле тудырылып кына килгән, юлсызлыктан интеккән, утын ягып газапланган елларда җитәкче урыннарга билгеләнә. Йөкләмәләрне ул ныклык белән, әмма кешеләренә карата йомшаклык, хәлгә керә белүчәнлек белән башкара. Сугыш чоры баласы, әтисе фронттан әйләнеп кайтмыйча, гаиләдә дүрт бала белән калган әнисенең уң кулы, аякка басканчы күп авырлыклар күрүче дә ул шул…
Гариза язып эшкә урнашырга туры килми
Миңлевәгыйзь Миңлегали улының безнең җирлектәге эшчәнлеге Салман авылында баш икътисадчы булудан башлана. Ул вакытта төбәгебезнең Куйбышев районы булган чагы. Әңгәмәдәшем шул районның Ямбакты авылыннан бит. Бу ике төбәк аерылып, Әлки районы барлыкка килгәч тә, ул үз хезмәт урынында кала.
– Туган ягымны, билгеле, яратам. Әмма бер эшкә алынганмын икән, мин шул юлдан барырга тиеш. Һәрвакыт күченеп йөрүләр минем холкыма туры килми, – дип аңлатты ул районыбызда калуын.
Билгеле, кешеләр белән эшли белү, эшне оештыра, алып бара алу сәләтен күргән җитәкчелек белгечне бер вазифада гына тотмый. Озакламый Миңлевәгыйзь Сафин Алпар совхозына директор итеп куела. Аннары аны район үзәгенә – авыл хуҗалыгы идарәсенә җитәкче итеп чакыралар, берничә елдан аңа халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасы йөкләнә һәм, лаеклы ялга киткәнче, соңгы җиде елында ул район башлыгы урынбасары була.
Якташыбызның менә шулай ярты гасырга якын тормышы районыбыз, аның төзеклеге, үсеше өчен һәр борчуны йөрәк белән кабул итеп, күңел аша үткәреп уза.
– Төрле оешмаларда эшләвемә карамастан, бер генә тапкыр да гариза язып эштән китәргә һәм гариза язып эшкә урнашырга туры килмәде, – ди ул, хезмәт еллары турында уйланып.
Утлы табада биеткән көннәр
Миңлевәгыйзь абый, сөйләшү барышында, үткәннәргә кайтып, эш елларындагы ерым бер авырлыкларга да тукталды.
– Һәр чорның үз авырлыгы. 50 ел элек тә җиңел булмады. Ул вакытта бар оешма-учреждениеләр, шәхси йортлар барысы да утын белән ягыла. Утын белән тәэмин итү минем өстә. Совхозда чакта, мәсәлән, машиналар болай да санаулы, күбесе ватыла. Хуҗалык эшен алып барырга кирәк. Шул вакытта кешеләр дә, утын алып кайту өчен, машина сорап килә. “Әле мөмкинлек юк”, – дим.
Ә урынбасарым мине ашыктыра:
– Сезгә утын китерик. Озакламый көз җитә, кышка кадәр кипми бит.
– Тукта, кирәкми. Һәр көнне кеше килә, аларга бирә алмыйм, үземә алып кайтыйммы? “Үзеңә китердең, ә безгә юк”, – дип әйтерләр...
Кешеләрдән шул сүзне ишетүдән куркып, үземә утын китертүне дә кара көзгә кадәр сузам...
Әңгәмәдәшем гомерлеккә хәтергә уелган тагын бер очракны да искә алды..
– 1979 елның кышы бик салкын булды. Бер шимбә кичендә термометр күрсәткече аеруча түбәнгә төште. Минем район башкарма комитетында җитәкче урынбасары булган чагым. Оешма-учреждениеләр эшчәнлеге безнең өстә. Алар ул вакытта барысы да күмер белән ягып җылытыла. Шул вакытта ут сүнде. Димәк, котельныйларның эшчәнлеге туктала. Тиз арада торбалардагы суларны чыгарырга кирәк. Телефоннар юк, элемтәгә чыгып, кирәкле кешеләрне табып булмый. Бер балалар бакчасы мөдире кунакка киткән. Котельный ачкычы юк. Ишекне ватып ачарга туры килде... Учреждениеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә йөгерәбез. Ул төн салкынлыгы белән безне утлы табада биетте...
Җитәкчегә тиз арада хәл итүне таләп иткән бурычларны күп чишәргә туры килә. Әмма бу ике мисалдан гына да әңгәмәдәшемнең ни дәрәҗәдә үзенә таләпчән булуы да, эшенә намуслы каравы да күренә. Һәм, билгеле, күрәләр дә моны: җитәкчелек тарафыннан ул күп тапкыр бүләкләнә. Үзе бу мәсьәләдә болай ди:
– Эшләгән елларымнан күп вакыт үтсә дә, кайбер кешеләр килеп, минем белән исәнләшә, кочаклый. Аннары: “Син миңа теге вакытта яхшылык эшләгән идең бит”, – дип, берәр вакыйганы искә ала. Билгеле, күңел була. Мин аларны дәүләт бүләкләреннән дә зуррак бәя дип кабул итәм.
“Сугыш башлануын һәм Җиңү көнен хәтерлим”
Миңлевәгыйзь Сафинның хезмәт уңышларында, кешеләрнең хәленә керүне максат иткән мөнәсәбәтендә әтисез үсүе, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда әнисенең төп булышчысы, үзеннән соң бер-бер артлы туган энеләренә абый булырга туры килүе дә йогынты ясагандыр. Ул, сугыш башланып, әтисен фронтка озаткан көнне дә, Җиңү игълан ителү мизгелләрен дә яхшы хәтерли.
– Әтием Сафиулла улы Миңлегали фин сугышында да булган солдат иде. Шуңа да ул хәрби әзерлеге булган белгеч дип кабул ителгәндер. Аны Бөек Ватан сугышы башлануның өченче көнендә үк фронтка алдылар. Дәү әни мине, әтиемне озатырга, авыл уртасыннан үткән юл буена алып төште. Шунда “полуторка” машинасы тора. Анда халык җыелган. Бар да елый... Әни шунда калды, без дәү әни белән өйгә кайттык. Безнең өй авыл кырыенда. Бераздан дәү әни тәрәзәне ачты да: “Әнә әтиләрең китеп бара”, – дип, кыр капкасыннан үтеп, юлдан китеп баручы машинаны күрсәтте. Әти ике ел сугышкан. Безгә “һәлак булды”, дигән кәгазе генә килде. “Хәтер китабы”на исеме кертелгән, әмма кайда җирләнүен дә белмибез.
Миңлевәгыйзь абый Җиңү көне турындагы хатирәләрен дә сөйләде.
- Бу шатлыклы көн матур яз аенда, көннәр җылыткач булды бит. Кулына әләм тотып, атка атланган берәү авыл буенча: “Җиңү килде, җиңү”, – дип кычкыра. Ул шулай авыл уртасындагы күпер янына җыелырга өнди. Мин дә шунда төштем. Сугыштан кайткан солдатлар да: кайсы аяксыз-кулсыз, кайберәүләрне хатыннары җитәкләгән – барысы да шунда җыелган. Кешеләрдә шатлык. Берәү гармунда уйный. Күпер өстендә биючеләр дә бар. Бик зур тантана. Миңа шатлык та кебек, шул ук вакытта бик моңсу да... Чөнки минем әтием кайтмады...
Мин читтән генә күзәтәм...
Ә сугыш чоры һәм аңардан соңгы авырлыкларга килгәндә, Миңлевәгыйзь абый: “Беркайчан да тамагым туймады. Хәтта армиядә хезмәт иткәндә дә”, – диде һәм хәрби хезмәткә бәйле бер вакыйганы искә алды.
– Армиядә ике порция алырга минем 3 кг авырлыгым җитмәде. Шуңа хәтта солдат елларында да минем тамагым туймады. Бервакыт иптәшем белән төш вакытында безнең казармадан ерак булмаган кибеткә бардык. Ул – офицерлар кибете. Безгә анда йөрү тыела. Ә безнең бераз акчабыз бар, ашыйсы да килә. Бардык, күмәч белән 200 грамм маргарин алдык. Шунда ике солдат белән офицер килеп керде. Алар – тәртип саклаучы патруль. Документларыбызны сорадылар. Подполковникка алып керделәр. Ул нишләп йөрүебезне сорашты. “Нәрсә сезгә ашарга җитмиме?” – дип, гауптвахтага ябарга әмер бирде. Әмма хәлебезне аңлагандыр, алган ризыкларыбызга тимәде. Шунда, өстебездән бикләнгән килеш, рәхәтләнеп ашап чыккан идек...
Бүгенге көндә Миңлевәгыйзь абый тормыш иптәше Лиуза апа белән икәү яшиләр. Һәрнәрсә өчен борчылып, уттай янып йөргән вакытлар күптән артта калган. Тәрбияләп үстергән балалар үз көннәрен үзләре күрә. Оныклар үсә... Димәк, көндәлек мәшәкатьләр белән юанып, күңелгә яткан шөгыльләр белән мавыгып, туган һәр көннең матурлыгын күреп көн итәргә бар мөмкинлек, рәхәтлек бар... Нәкъ менә шулай эшли дә алар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев