Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агымдагы елның өч аенда Әлки районына чит ил дәүләтләреннән 22 граждан килгән

Ел башыннан бирле безнең районга чит илләрдән 22 кеше килгән. Алдагы ел белән чагыштырганда 10 кешегә кимрәк. Алар безгә кайсы илләрдән, нинди максат белән киләләр? Әлки районында төпләнеп яшәүчеләр үзләрен ничек хис итә? Район эчке эшләр бүлекчәсенең миграция пункты начальнигы, полиция капитаны Ләйсән Миндубаева белән әнә шул хакта сөйләшеп алдык.

–Ләйсән Рәфкатовна, әле 20-25 ел элек кенә безнең якка чит илдән кемнеңдер кайтуы-килүе бик сирәк вакыйга иде. Ә хәзер, белүебезчә, Әлки районына кайлардан гына килмиләр...
–Әйе, шулай. Мәсәлән, узган елда Әзербайҗан, Әрмәнстан, Кыргызстан, Үзбәкстан республикаларыннан шактый кеше килде безнең районга. Аңлашыла ки, бу дәүләтләр барысы да элеккеге СССР составында булган республикалар. Ил таркалса да, аның гражданнарын әлегәчә туганлык җепләре бәйләп тора. Шуңа күрә чит илләрдән кайтучыларның шактыеның максаты биредә гомер иткән якыннарының хәлен белү, алар белән аралашу. Әйтик, былтыр Германия, Чехия, Төркия һәм башка мәмләкәтләрдән шундый кунаклар килеп китте безгә.
–Мөгаен, эш эзләп аптыраучылар да бардыр.
–Шулай. 2018 елда эшкә дип 18 кеше килгән иде. Быел әлегә 8 чит ил кешесен теркәдек. Шуны искәртеп үтим, бу саннар – ел башыннан узган 3 ай буенча мәгълүматлар. Күргәнебезчә, былтыр белән чагыштырганда чит илләрдән килүчеләр быел азрак.
–Безнең кайбер авылларда инде шактый еллар таҗик, кыргыз, әзербайҗан гаиләләре яши. Әлкилеләр аларны тыныч кабул итте, күршеләр дип таныды. Сөйкемле таҗик, әрмән һ.б. милләтле гаиләләрдән булган балалар мәктәпләрдә укый. Алар барысы да  Россия гражданнарымы?
–Мигрантлар арасында вакытлыча яшәүгә рөхсәтләре булган кешеләр дә, инде Россия гражданлыгы алучылар да бар. Мәсәлән, узган елда  4 кеше гражданлык рәсмиләштерү өчен документлар тапшырган иде, аларның икесе хәзер Россия гражданины статусына ия. Яшәүгә рөхсәт кәгазе белән Әлки районында хәзерге вакытта 44 чит ил гражданины гомер итә. Күпчелеге – 23 кеше Үзбәкстаннан. Алар Базарлы Матакта, Карга, Үргәгар, Яңа Салман, Иске Алпар, Чуаш Кичүе авылларында яшиләр. Тагын 34 кешенең (Үзбәкстаннан 12, Таҗикстаннан һәм Әзербайҗаннан 9 ар кеше) бездә вакытлыча яшәп торырга рөхсәте бар.
–Ләйсән Рәфкатовна, узган елда да, быел да безнең төбәкләргә эш эзләп килүчеләр шактый булган. Алар районда үзләренә эш урыны таба аламы? Бу хезмәт базарына нинди йогынты ясый?
–Миграция пункты хезмәткәрләре  эш бирүчеләр арасында аңлату эшләре дә алып баралар, чит ил гражданнарын эшкә алуга кагылышлы закончалык белән таныштыралар. Тулаем алганда, райондагы хезмәт базарына чит илдән җәлеп ителгән эшчеләрнең йогынтысы бик аз. Чөнки чит илдән килгән эшчеләрнең күпчелеге әлкилеләргә шәхси хуҗалык алып баруда, төзелеш эшләрендә булыша яисә җирле халык өчен кызыклы тоелмаган, квалификация таләп ителмәгән эшләрне башкара.
–Вакытлы матбугат чаралары кайчак мигрантлар тарафыннан төрле җинаятьләр кылу фактларын китерәләр. Ә бездә вәзгыять ничек?
–Бик әйбәт. Быелны алсак, чит ил гражданнары тарафыннан да, аларга карата да җинаятьләр теркәлмәде.
–Ләйсән Рәфкатовна, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Эшегездә уңышлар сезгә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев