Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айгөл Бильданова районыбызда үзен яхшы белгеч буларак күрсәтергә өлгерде

Елның иң назлы һәм матур көне якынлаша. 8 Март – халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан без укучыларыбызга район үзәк хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире, балалар табибы Айгөл Бильданова турында сөйләргә булдык.

Ә Айгөл Бильданова моңа бик лаек. Әлеге яшь, чибәр ханым районыбызда үзен яхшы белгеч буларак күрсәтергә дә өлгерде. Шул ук вакытта ул өйдә гаилә җылысын саклаучы хатын һәм өч кызчыкның анасы да.

Айгөл Таир кызына безнең төбәк – чит. Ул Себер якларында туып, Лениногорскида үсеп, Казанда белем алганнан соң, язмышына язылганны кабул итеп, безнең районга күченеп кайтучы. Һәм әйтергә кирәк, җирлегебезне, мондагы кешеләрне чын күңелдән яратырга да өлгерүче. Авыл җирлегендә эшләүче табибларга ярдәмнәр күп. Сер түгел: күбесе аларны файдаланып, куелган шартларын үтәгәннән соң, шәһәргә китү ягын карый. Яшь белгеч андый программаларга эләкми. Шуңа карамастан ул гаиләсе белән биредә яши, эшли... “Безгә монда бик рәхәт, эшемне яратып башкарам, шәһәр шау-шуы безнең өчен түгел ул”, – ди ул үзе бу турыда. 

Шаяртып әйткән сүз чынга аша

Айгөл Бильданова Казан медицина университетының педиатрия факультетын тәмамлый. Табиб булачагы исә аның карында чагында ук хәл ителә. Әнисе аның шәфкать туташы булып эшли. Әмма туачак кызын табиб итү турында күбрәк ветеринар булып эшләүче әтисе хыяллана. Хатынының авырга калуын белгәч тә: “Менә күрерсең, кызыбыз табиб булыр. Ә син шәфкать туташы вазифасында үзенә ярдәм итәрсең әле”, – ди. Шаяртып әйткән сүзләр күпмедер дәрәҗәдә чынга аша. Әнисенең дә кешеләрне сәламәтләндерү өлкәсендә эшләвен күргән кыз, 11 нче сыйныфны тәмамлагач та, табиб булырга теләк белдерә. Ә әтисе моңа хәлдән килгәнчә ярдәм итә. Хыялны чынга ашыру юлында әнисе генә янәшәдә булмый. Чөнки ике кызчыкны әтиләре белән калдырып, авыруы сәбәпле мәңгегә бакыйлыкка күчә. Ул вакытта Айгөлгә бары 10 яшь була. Әнисен өзелеп сагынса да, ятимлекне сизми ул. Чөнки әти кеше моның өчен барысын да эшли, кызчыкларның өс-баш, тамак туклыгын гына кайгыртмыйча, бар йөрәк җылысын да бирә. Чыгарылыш сыйныфтан соң кызы табиб белгечлеген үзләштерергә  теләк белдергәч тә, Ланиногорскида фатирын сатып, Казанга юл тота... 

“Ирем булачагын бер күрүдә аңладым”

Казан медицина университетында укыганда Айгөл тормыш иптәшен – Әлки егетен һәм районыбызда күпләр рентгенолог буларак яхшы белгән Инсур Әсхәт улын очрата да. 

–     Алтынчы курста укыган чагыбыз иде. Старостабыз кереп: “Безнең төркемгә яңа укучы килә – бер егет кушылачак”, – диде. “Ярар, шуннан ни, килсә килә инде”, – дип уйладым. Һәм икенче катта чакта, аның баскычтан менүен күрдем. “Ул синең ирең булачак”, – дигән уй шунда баштан йөгереп узды бит. Чыннан да, дуслашып киттек, аннары очраша башладык. 6 нчы курсны тәмамлагач, мин интернатурада – педиатрия буенча, ә ул балалар хирургиясе буенча укуын дәвам итте. Бер төркемдә укымасак та, бер-беребезгә булган хисләр суынмады. Укуны тәмамлаганчы ук өйләнештек, – ди Айгөл Таировна, гашыйк булган чакларын искә алып. 

Яшьләр шундук районга кайтырга уйламыйлар әле. Вакытлыча яшәү өчен фатир табып, гаилә тормышларын башлыйлар. Әмма тормыш үз төзәтмәләрен кертә. Инсурның әтисе авырып, улының ярдәме таләп ителә. Гаилә башлыгы районда эшкә урнаша. Бераздан – ординатураны тәмамлап, декрет ялына чыккач, Айгөл дә ире янына кайта. Менә шул көннән 14 ел вакыт узган. Гаиләдә инде өч кыз үсеп килә.  Аларның зурысы Айсылу 8 нче сыйныфта белем ала, уртанчысы Фәридә  киләсе елны 1 нче сыйныфка укырга барачак, ә кечкенәләре Наиләгә 3 яшь тулган икән. Билгеле, әңгәмәдәшемнең күп бала әнисе дә булуын белү гаҗәпләндерде. 

–     Сеңлем белән икәү генә үскәч, мин һәрвакыт зур гаилә турында хыялландым. Без бала чакта да ике туганнар белән һәрвакыт җыелышырга яраттык. Шуңа да балаларыбыз, кимендә, өчәү туып, бер-берсенә терәк булсыннар  иде, дип уйлый идем, – ди ул үзе бу хакта. 

Бүген хатын-кызга таләпләр зур

Әти-әнисенең кешеләрне дәвалавын күреп үскән кызлар да бүгеннән үк  табиб булырга хыялланалар. “Без башка һөнәрне күз алдыбызга да китермибез. Казанда белем алып, районга кайтып эшләсәләр дә, сөенәчәкбез генә. Барысы да үзләреннән, тырышлыкларыннан тора. Без ярдәм итүчеләр генә”, – ди ана. 

Шулай да Айсылу, әнисенең эштән кайткач та бушый алмавын күреп: “Балалар табибы булмам мин”, – дия икән. Ә Айгөл Таировнага, чыннан да, тәүлек әйләнәсе диярлек эшләргә туры килә. Безнең  ярты сәгатькә сузылган әңгәмә вакытында гына да аңа өч тапкыр шалтыратып,  киңәш сорадылар. Өстәвенә,  моннан ике ел элек бала ялыннан чыккач, аңа берара бар районга берүзенә педиатр булырга туры килә. “Эшемне төгәлләп, балалар бакчасыннан кызымны алып кайтырга өлгермим, мине янә хастаханәгә чакырта иделәр”, – ди үзе табиб, бу хакта. 

Һәр бала авыруын йөрәге аша үткәргән табиб сабыйлары булган әти-әниләргә киңәшләрен дә бирде:

–     Бүгенге көндә витаминнар, БАДлар эчеп дәваланырга яраталар. Аеруча балык мае, омега-3 витаминнарын сатып алып эчү модага әйләнеп китте. Аннары дус кызлары баласын дәвалаган даруны үз сабыена бирүчеләр бар. Витаминнарны да, даруларны да бары тик табиблар гына билгеләргә тиеш, югыйсә файда дип, сәламәтлеккә зыян гына салырга мөмкин, – ди ул. 

Табиб фикеренчә, бүгенге көн хатын-кызы бар нәрсәгә дә өлгерергә тиеш. “Өйдә кайгыртучан, назлы ана, хатын булу өстенә, тирән белем алып, тырышып хезмәт итү дә, эшендә уңышларга ирешү дә сорала”, – ди ул. 

Гүзәл затларыбыз нәкъ менә шундый да, дибез без дә... Чөнки моңа мисаллар безнең әйләнә-тирәбездә...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев