Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр һәм Раиса Долгушовлар: “Без “булмый” дигән сүзне белмәдек”

Яшьлекнең кадерле хатирәсе – аклы-каралы фоторәсемдә – бәхеттән, сөенечтән балкыган кәләш һәм гашыйк күзләрен аңардан аерып ала алмаган кияү егете.

  Ул истәлекле көннән соң нәкъ ярты гасыр гомер үткән. Бу вакыт эчендә шатлыклар да күп булган, көенечләре дә читләп үтмәгән. Ни генә булмасын, бу икәү сөю, тугрылык кебек иң садә хисләрен, гаилә кыйммәтләрен еллар аша саклап килгәннәр, куанычларны уртак иткәннәр, язмыш сынауларын да сыгылмыйча бергә узалар. Сүзебез – бүген алтын туйларын билгеләп үтүче Александр һәм Раиса Долгушовлар турында. 


Әти-әниләре кавыштыра
1969 елның ябалак кар явып торган матур декабрь киче бүгенгедәй хәтерендә Раиса Ивановнаның. Дус кызы Татьяна белән клубка килә алар. Базарлы Матакта яшьләрнең күп чагы, авыл клубы егетләр-кызлар белән тулы. 
–Әйдә әле, мин сине бер әйбәт егет белән таныштырам. Абыемның дусты ул, Саша исемле,–ди шунда Таня. 
–Кай арада яныбызга килеп баскан егет белән карашларыбыз очрашты. Зәп-зәңгәр күзле, озын буйлы, ничектер шул мәлдә үк күңелгә якын, үз кеше булып тоелды ул миңа,–дип искә ала хәзер Раиса. 
Александрның да хәтерендә ул кич: “Каршымдагы чибәр кызны күргәч югалып ук калдым”,–ди.
Бер мәктәптә укысалар да, моңарчы бер-берсен белмәгәннәр икән. Александр бит дүрт яшькә олырак, ул инде ике ел армиядә хезмәт итеп кайткан. Бу кичне егет биергә гел Раяны чакыра. Ә аннары аны өенә озата китә. Шулай яшьләр арасында мәхәббәт очкыны кабына. Алар ел ярым дуслашып йөриләр, бергә булырга вәгъдәләр куешалар. Әмма Саша сөйгәненә тәкъдим ясарга өлгерми дә кала, әти-әниләре аларны кавыштырырга карар кылалар. 
–Безнең әтиләр мәктәптә бергә эшлиләр, дуслар иде, үзара сөйләшкәннәр булса кирәк. Берсендә шулай кинодан чыгып Раяларның капка төбенә кайтып утырдык. Шунда безне өйгә дәшеп алдылар. Карасак, әти-әниләр елмаешып табын янында утыралар, минекеләр Раяның кулын сорап килгәннәр икән. Әйдәгез, туй көнен билгелибез, диләр,–дип ярты гасыр элек булганнарны күңелендә яңарта Александр Павлович. 
Ул елларда әйберләргә кытлык вакыт бит. Саша Чуаш Кичүе кибетеннән нәфис ак тукыма юнәтеп кайта. Рая бик килешле итеп, изүенә балаитәкләр куеп туй күлмәген үзе тегә. 
Яшьләр 6 августта Базарлы Матакның Совет урамында урнашкан (хәзерге хезмәт һәм мәшгульлек үзәге урынында) ЗАГС бүлегендә язылышалар. Юрий Самарцев һәм Әлфия Сәйфетдинова шаһитләре була. Кияү белән кәләшне ЗАГС начальнигы Вера Пимурзина, дуслары котлый, шампан шәрабләре ачыла. Ә туй әле кыз ягында, әле кияү өендә бәйрәм итә-итә өч көнгә сузыла. 
Рая Долгушовлар гаиләсенә җиденче кеше булып килә. 

 

Алма агачыннан ерак төшми
Элек-электән шулай килгән – балаларын башлы-күзле иткәндә әти-әниләр һичшиксез булачак кодаларның нәсел-нәсәбенә караган. Саша белән Рая исә икесе дә тәртипле, абруйлы гаилә балалары. 
Павел Долгушов фронтовик була, озак еллар совхозда комбайнчы булып эшли. Ә аннары мәктәптә завхоз һәм “трактор” дәресләре укытучысы буларак эшчәнлеген дәвам итә. Аның хәләл җефете Галина Филипповна  гомере буе балалар бакчасында сабыйларга тәрбия биргән хөрмәтле педагог. 
Раяның әнисе – 40 ел гомерен медицинага багышлаган Прасковья Григорьевнаны да районда белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше булмагандыр. Үз кызыдай тәрбияләп үстергән үги әтисе Порфирий Порфирьевичны Рая олы ихтирам белән искә ала, ул бик уңган, киң күңелле кеше була. 
...Язмабыз герое Александр исә 8 сыйныфны тәмамлауга, 15 яшьтән тракторга утыра. “Актай” совхозының тракторчылар бригадиры Дмитрий дәдәй Королевның үзен корыч айгырны иярләү серләренә өйрәтүен, өлкән механизаторлар Геннадий Тихонов, Владимир Кувшинов, Александр Куличков, Фаик Шәмсетдиновның һәрчак ярдәмгә килергә әзер торуын ул хәзер дә рәхмәт хисләре белән искә ала. “Беларусь”, “К-700” тракторларында эшли, туган авылы кырларында җир сөрә, тырмалый, чәчә, салам эскертли уңган механизатор. Дистә елдан артык совхозда эшләгәч, 25 ел янгын частендә хезмәт куя ул. Бу вакытта да аны кызу кыр эшләре вакытында һәр елны совхозга ярдәмгә чакыралар. Район газетасының шул елларда чыккан төпләмәләрен актарганда механизатор  Долгушовның “Актай” совхозында социалистик ярышны әйдәп баруы хакындагы язмаларны күп очратырга туры килде. Байтак еллар бу хуҗалык белән җитәкчелек иткән Рәйсә Хәбибуллина да Александр Долгушов турында бер генә мактап сөйләмәде. “Искиткеч җаваплы, тырыш, эш дигәндә вакыт белән дә, ял сәгатьләре белән дә исәпләшми торган кеше ул. Аңа теләсә нинди катлаулы хезмәтне ышанып тапшырырга була иде”,–ди Рәйсә Хәсәновна.  16 елдан артык район газетасы  редакциясендә каравылчы булып эшләгәндә дә Александр Павлович үзен башкаручан, эшчән хезмәткәр итеп күрсәтте. Без аны үзара “төнге директор” дип атый идек, ул кизү торганда эш урыныбыз өчен һәрчак тыныч булдык. 

 

“Без “булмый” дигән сүзне белмәдек”
Рая исә бик кечкенәдән үзенең тегүче булачагын, кешеләрне матур итеп киендерәчәген белә. Мәктәптә укыганда ук инде ул үзенә генә түгел, әнисенә һәм сеңелесенә, дус кызларына күлмәкләр, кофталар, итәкләр тегә, яңадан-яңа фасоннар уйлап таба. Казанда укыту-производство комбинатында  һөнәр үзләштергәндә остазлары аңардан күлмәкләр тектерәләр, кызның  сәләтле, оста булуына сокланалар. 
Район көнкүреш комбинатында тегүче булып ике атна гына эшләп кала Раиса, аның  җитезлеген, оештыру сәләтен күреп, бригадир итеп билгеләп куялар. Берничә елдан инде аңа комбинатның барлык цехларын кирәкле материаллар белән тәэмин итүче, халыкның көнкүреш хезмәте ихтыяҗларын өйрәнеп, аларны тулырак канәгатьләндерү юлларын эзләүче диспетчер вазыйфасы йөкләнә. Аннан тагын да җаваплырак постка билгелиләр – ателье мөдире хезмәтен ышанып тапшыралар Раиса Ивановнага. 
Моның өстенә, күпме җәмәгать эшләре. Раиса Долгушова төрле елларда  башлангыч партия оешмасы секретаре, халык контроле төркеме рәисе, авыл советы депутаты булып сайлана. Нинди эшкә алынса да, ул аны бөтен күңеле белән бирелеп башкара, кешеләр белән уртак тел таба, хезмәтне оештыра белә. 
Әле бит төп эшеннән башка кешеләрнең күпме гозерләрен үтәде ул. Матурдан-матур киемнәр тегеп, никадәр райондашларының рәхмәтен ишетте, шатлык бүләк итте. Эштән соң, өч баласын йоклаткач, төннәр буе тегү машинасы артында утыра иде. 
–Без “булмый”, “өлгерә алмыйм”, “вакытым юк” дигән сүзләрне белмәдек. Кеше сорагач, аны һичшиксез үтәргә тиеш дип белә идек, – ди  Раиса Ивановна. 
Көнкүреш комбинаты тарала башлагач, ул 20 ел балалар иҗат йортында хезмәт куйды, укучыларны тегү, чигү, бәйләү кебек кул эшләренә өйрәтте. 


Һәр көнгә сөенеп яшәргә
Александр һәм Раиса Долгушовлар ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Инде балалар үз тормышларын коргач, аларның бәхетләренә куанып, оныклар сөеп рәхәтләнеп яшәр вакытта гаиләгә кайгы килде. Дүрт ел элек төпчек уллары Андрей юл һәлакәтенә очрап сәламәтлеген җуйды. Александр Павлович һәм Раиса Ивановна бу сынауны ныклык белән кабул иттеләр. Алар улларын зур түземлек һәм мәхәббәт белән тәрбиялиләр, нинди генә хастаханәләргә, санаторийларга йөртмиләр. Андрейны дәвалап аякка бастыру өчен барын да эшлиләр. Бу парның көчле рухлылыгына, алга һәрчак оптимистлык, өмет белән каравына сокланмый мөмкин түгел.
–Тормышның кадерен белеп, һәр көнгә сөенеп яшәргә кирәк – безнең прицибыбыз шундый,–диләр алар. 
50 ел иңгә-иң куеп яшәгән бу пар  бер-береңә терәк-таяныч булуның да кадерен, бәясен  яхшы белә.
–Пар канатлы булу –зур бәхет. Бер-береңне саклап, яратып яшәргә кирәк. Тормыш булгач, билгеле, табак-савыт шылтырамый да тормый. Тик без, сүзгә килсәк тә, бер-беребезгә ачу саклый белмәдек, 5-10 минуттан дуслашып та куя идек. Мин балалар белән санаторийларга, ял йортларына да күп йөрдем. Җәйләрен гел кырда эшләгәч, Саша үзе бара алмый, әмма безнең ял итүебезгә шатлана, путевка тәкъдим итсәләр, һичшиксез барырга куша иде. Безнең арада беркайчан көнләшү дигән нәрсә булмады. Аннан соң, без һәрвакыт бөтен эшне бергәләп эшлибез, бу да гаиләне берләштерә, ныгыта,–ди Раиса Ивановна.
Долгушовларның тагын бер тормыш принцибы: кешегә яхшылык эшләргә тырышырга. “Игелек ул кайчан да булса барыбер үзеңә әйләнеп кайта”,–диләр алар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев