Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлый

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары,тыл хезмәтчәннәре,сугыш чоры балалары!

Муниципаль район советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Җиңү көне-барыбыз өчен дә аерата кадерле бәйрәм. 1945 елның 9 маенда кешелек тарихында иң дәһшәтле, канкойгыч,коточкыч сугышка нокта куелды."Күз яшьләре аралаш" бәйрәм ителә торган Бөек Җиңүнең даны еллар узу белән яктырак балкый, сугыштан соңгы буын вәкилләре өчен ул тиңдәшсез батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга тирән мәхәббәт чагылышы булып тора.

Җиңү бик зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Безнең Әлки районыннан гына да фашист илбасарларына каршы сугышка 8950 кеше китә,аларның 5267се туган нигезләренә әйләнеп кайтмый. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен райондашларыбыз Степан Крайнов, Кузьма Афанасьев, Зиннәтулла Исхаков, Галимҗан Шаһвәлиев, Гордей Филиппов, Алексей Чулков Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар.Явыз дошманга каршы үз-үзләрен аямый сугышкан, төрле дәрәҗәдәге сугышчан бүләкләргә ия булган әлкилеләр бик күп. Сугыш каһарманнарының исемнәре рәхмәт хисләре тулы йөрәкләребездә, урам атамаларында, һәйкәлләрдә, музей экспозицияләрендә мәңгеләштерелде.

Без бүген дошманга каршы фронтта көрәшкәннәрне, тылда көнне төнгә ялгап хезмәт куйганнарны, сугыштан соңгы елларда халык хуҗалыгын торгызганнарны рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Аларның сугышчан һәм хезмәт батырлыгы аркасында бу бөек җиңүгә ирешә алганбыз бит.

Кызганыч, дөньяны фашизм коллыгыннан коткарган ветераннарыбыз саны елдан ел кими. Бүген инде арабызда алар бик аз калды. Безнең бурычыбыз- бу коточкыч сугышта Җиңүнең нинди бәягә яуланганын истә тоту,һәлак булганнарның хатирәсен  саклау һәм исәннәр турында һәрдаим кайгыртучанлык күрсәтү.

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Олы рәхмәт хисләре белән сезнең алда баш иябез! Без сезнең каршыда чиксез бурычлы. Бу тантаналы бәйрәм көнендә  сезгә  нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез.

Кадерле дуслар! Һәр гаиләдә бәхет хөкем сөрсен. Ватаныбызның күк йөзе һәрчак тыныч һәм аяз булсын!

 

Александр Никошин,

муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев