Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады!

18 октябрьдә билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәмнәре белән юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен район башлыгы Александр Никошин котлады.

“Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән кайнар тәбриклим.

Бу дәүләт бәйрәме юл эшчеләре хезмәтенең әһәмиятен һәм тормышыбызда никадәр зарур булуын тагын бер кат раслый. Юлларның яхшы хәлдә булуы – теләсә кайсы территориянең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү, икътисадын һәм инфраструктурасын үстерү өчен иң мөһим шартларның берсе. Автомобиль хәрәкәте, предприятиеләрнең эше, транспорт йөртүчеләрнең, пассажирларның һәм җәяүлеләрнең саулыгы, кешеләр иминлеге дә күпмедер дәрәҗәдә юл хезмәткәрләренең үз эшләрен ничек башкаруына бәйле.

Соңгы елларда бездә юллар төзелешендә шактый алга китеш күзәтелә. Районның һәр торак пунктына яхшы юллар илтә, авыл эчләрендә дә нык юллар салына. Болар барысы да район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә хезмәт итә.

Бу җәһәттән “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең район участогы коллективына  олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Әлеге коллектив эшчәннәре районда юллар төзү һәм ремонтлау, аларны ел әйләнәсе карап тору буенча бик зур эш алып баралар. Асфальт юллар салу белән беррәттән, алар авылларда үзара салым средстволарына каты түшәмәле юллар төзиләр, “Безнең ишегалды” республика программасы буенча күп фатирлы йортлар тирәләрен төзекләндерәләр,  тротуарлар салалар, юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән бихисап хезмәтләр башкаралар.

Бу коллектив алынган һәр эшен зур җаваплылык белән, сыйфатлы итеп һәм җиренә җиткереп үти. Юлларны тиешле хәлдә тоту өчен алар елның теләсә кайсы фасылында, вакытлары һәм көчләре белән исәпләшмичә, тәүлек әйләнәсе хезмәт куялар.

Хөрмәтле юл хезмәтчәннәре һәм тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән тәбрикләп, үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхетле имин тормыш, күңел күтәренкелеге, җиңел булмаган хезмәтегездә зур уңышлар телим. Алга таба район халкын яңа сыйфатлы юллар белән шатландырыгыз!” – диелә район башкарма комитеты җитәкчесенең котлавында.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев