Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексеевск аграр көллиятенең Әлки районы филиалында “Ачык ишекләр көне узды”

Уку елы тәмамланыр алдыннан мәктәпләрдәге чыгарылыш сыйныф укучылары үз алларына “Хәзер кая барырга?”, “Белем алуны кайда дәвам итәргә?” дигән сорауны куя.

  Ә һөнәр сайлау ул зур җаваплылык сорый. Чөнки хәтта язмышыңның нинди булачагы да күп дәрәҗәдә сайлаган һөнәреңә бәйле.

фоторепортаж

Ялгышып,  яратмаган белгечлек буенча эшләүне исә күз алдына китерү дә авыр. Ул күңелен хуш килгән эшкә алынганчыга кадәр күпме урау юллар үтәргә, алтынга тиң гомер елларын сарыф итәргә туры килә. Менә шуларның барысын да күз алдында тотып, Алексеевск аграр көллиятенең Әлки районы филиалында 27 гыйнварда “Ачык ишекләр көне узды”. Ул ел саен уздырыла торган чара. Бирегә районның 9 нчы сыйныф укучылары чакырыла. Чөнки алар сайлау алдында: берничә айдан йә 10 нчы сыйныфка күчеп, укуны дәвам итәргә, йә һөнәри белем алырга кирәк була. Мондый очрашу исә икеләнеп калган очракта, билгеле бер карарга килергә ярдәм итә. Көллият өчен дә бу  гаять мөһим көн. Чөнки укуның уңай якларын укучыларның үзләренә бөртекләп аңлатырга, эш барышын күрсәтергә була.  Димәк, һөнәрне нәкъ менә биредә аларга кызыксыну уяту мөмкинлеге ул. Район мәктәпләренең 9 нчы сыйныфында 192 бала укыса, бирегә 134 бала килгән иде. Алар көллиятнең 2020 елда тулысынча төзекләндерелгән бинасын үз күзләре белән күрә алды. Якты, чиста, төзек залда укучыларны әлеге һөнәр йорты мөдире Эльвира Нуруллина, мөгаллимнәр, мастерлар ачык йөз белән каршы алдылар.  
–    Бүгенге көндә безнең уку йортында 146 студент белем ала. Биредә пешекче-кондитер, тракторчы-машинист һөнәрләрен һәм мал табибы белгечлеген үзләштерергә мөмкин. Белем бирү уку һәм җитештерү практикасы белән алып барыла. Мал табиблары шундый практиканы “Хузангай” хуҗалыгында үткәндә аларга хәтта бүгенге көндә 35 мең сум  күләмендә хезмәт хакы да түләнелә. Яхшы укыган очракта, ветеринарларга – 741, калган һөнәрләрне үзләштерүчеләргә 525 сум күләмендә стипендия каралган, - диде җитәкче, коридорда тезелгән укучылар алдында чыгыш ясаганда. 
Уку йортында белем алырга теләк белдергәндә, һәрвакыт кайда яшәргә соң, дигән сорау да беренчеләрдән булып кызыксындыра. Үзләре үҗәтләнеп сорый торгач һәм район җитәкчелеге дә моны хуплагач, узган ел, ниһаять, тулай торакны төзекләндерүгә ирешелә. Бүгенге көнда яшәү өчен бар шартлар да булдырылган бу бинада 15 студент яши, ул үзе исә 20 урынга исәпләнгән икән. 
Эльвира Галиевна районыбыздагы һөнәр бирү йортының уңай якларын мисал итеп китергәндә, укыган вакытта егетләрнең хәрби хезмәткә алынмаячагын, БДИ тапшыру таләп ителмәячәген, ә биредә укуны тәмамлаганнан соң, әңгәмә үтү юлы белән югары уку йортына укырга керергә мөмкин булачагын да әйтте. Һөнәр ияләренең районыбызга бик кирәк булуын да онытмаска кирәк.  Бездә көчле инвесторлар – “Кызыл Шәрык- Агро”, “Хузангаай” җәмгыятьләре эшләп килә. Аларга авыл хуҗалыгы техникасында эшләүчеләр, мал табиблары һәрвакыт таләп ителә. 
    9 нчы сыйныфны тәмамлап, һөнәри белем алу өчен чит җиргә чыгып киткәнче, бар нечкәлекләрне дә яхшылап уйларга кирәк. Шәһәр беркемне дә кочак җәеп каршы алмый. Акча чыгымы анда күпкә күбрәк булачак. “Ачык ишекләр” көненә чакырылган башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов та шуңа басым ясады. 
–    Сез мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә торган яшьтә.  Гомер буе эшләячәк, күңелегезгә хуш килгән һөнәрне төптән уйлап сайлагыз. Нинди фәннәрне яратуыгыздан чыгып фикер йөртегез. Белем алуның үз районыгызда дәвам итүнең күпкә җиңелрәк булуын да онытмагыз, - диде.  
Районның мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Захарова да укучыларга теләкләрен ирештерде.
–    Сез 1 нче мартка кадәр уку елы ахырында нинди имтиханнар тапшырачагыгызны төгәл белергә, аннары сайлаган фәннәр буенча гариза язарга тиеш булачаксыз. Шуңа да бүген барысын да үз күзләрегез белән күрү сезгә мөһим сорауга җавап табарга ярдәм итәр. Районыбыз көллиятенең мөмкинлекләре хәзер зур, шуңа да мин укучыларыбызның биредә калуын телим, – диде ул.
Аннары укучыларны дүрт төркемгә бүлеп, мал табиблары белгечлеге, пешекче, тракторчы һөнәрләренә укыту барган бүлмәләргә алып керделәр. Мөгаллимнәр белем бирүнең ничегрәк, нинди нигездә барачагын ачык мисаллар белән сөйләде.
Авыл хуҗалыгы көллиятендә үткәрелгән чара  9 нчы сыйныф укучылары өчен мөһим вакыйга булгандыр, ул аларга тормышта дөрес юнәлеш алырга, гомер буе эшләячәк һөнәрләрен сайларга, һичшиксез, ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев