Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Алексеевскдорстрой” җәмгыяте шоферы Мөнир Хәмидуллинга мактаулы исем бирелде

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте шоферы Мөнир Рияз улы Хәмидуллинга “Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

 

Мөнир Рияз улы җәмгыятьнең Әлки участогында 2007 елдан бирле эшли. гомуми хезмәт стажы 33 ел тәшкил итә. Аңа үз эшенә җаваплы караш, пөхтәлек һәм күндәмлек, үзенә тапшырылган автомобиленә сакчыл караш кебек сыйфатлар хас.

Мөнир Хәмидуллинга бүләкне республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының узган ел нәтиҗәләренә багышланган утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев