Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алесеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы ачык ишекләр көне үткәркә

Алесеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы быел тугызынчы классны тәмамлаучы мәктәп укучылары өчен ачык ишекләр көннәре үткәрә.

Биредә Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары булып киттеләр. Училище педагоглары, өлкән курс студентлары аларга уку йорты мөмкинлекләрен бик теләп күрсәттеләр.

 

 

Узган елда масштаблы ремонт ясалган, 9 миллион сумга якынлык яңа тренажерлар, җиһазлар белән баетылган һөнәр йортында горурланырлык та, мактанырлык та нәрсәләр бик күп бит. Бердән биредә тәҗрибәле, белемле, яшьләр белән эшләүнең серләрен күптән аңлаган укытучылар һәм мастерлар эшли. Алар район предприятиеләре өчен дистәләгән тракторчы, пешекче әзерләп биргән фидакарьләр. Соңгы вакытта биредә ветеринария фельдшерларын да укыта башладылар, ә киң профильле тракторчылар моңа өстәп автомобиль йөртү тыныклыгы, теләкләре булганнар эретеп ябыштыручы һөнәре (бик тә кирәкле, “дефицет” белгечлек) дә алып чыга алалар. Ашханә осталары да пешекче генә түгел, технологлар икән бит. Болар турында мәктәп укучыларына филиал укытучылары Лидия Ионова, Илнур Шәйдуллин, Әсхәт Гарифуллин сөйләделәр.

Шунысы сөендерә: укучыларда алар күрсәткән-сөйләгәннәр чынлап та кызыксыну уятты. Яшьләрне бигрәк тә тракторлар һәм автомобильләр кабинеты мавыктырды: алар “Лада-Веста”, “КамАЗ”-евро автомашиналары базасында ясалган тренажерларны, эшләп торган двигательләрне гаять кызыксынып карадылар. Шулай булмыйча, кайсы гына үсмер кулына “права” алып автомобиль руле артына утыру турында хыялланмый соң!

Ветеринария фельдшерлары, җәмәгать туклануы технологлары өчен практик дәресләр үтә торган кабинетларда да өр-яңа җиһазлар, алар бу белгечләрнең эш вазыйфалары үтә торган шартларны кабатлый. Барысы да заманча. Әйтик, ашханә осталары өчен индуктив плитәләр, камыр изү, ингрединтларны бутау өчен миксерлар, башка җөйланма-җиһазлар... “Бүгенге клиент нәзберек, ул ашамлыкның  сыйфатына, тәменә зур таләпләр куя. Без сезне чын аш осталары итәргә тырышырбыз”,– диде укытучы Алсинә Нуртдинова. Ул үзе дә заманында биредә һөнәр алып, Казанда эшләгән икән.

Ветеринарларны ничек әзерләүләре хакында Рәфис гатауллин сөйләде. Ул: “Хайваннарны, җәнлекләрне яратасыз икән, безгә килегез. Аларны дәваларга өйрәтербез”,–дип ышандырды.

Училищеның спорт залында, уку бүлмәләрендә, хәтта ашханәсендә дә булдылар мәктәп укучылары. Ә соңыннан: “Кайсыгызның безгә килергә теләге бар?”дип сорагач, унлап егет-кыз кул күтәрде. Күзләрендә аларның чынлап торып кызыксыну да, тизрәк һөнәр алып мөстәкыйль тормышка аяк басу теләге дә чагылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X