Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алия Мөхәмәткәримова: “Эшли-эшли ял итәм”

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 10 сыйныф укучысы Алия Мөхәмәткәримованы хәзер бөтен республикада һәм аннан читтә дә беләләр.

 Аның фоторәсеме татарлар яшәгән барлык төбәкләргә таралучы “Ялкын” журналының гыйнвар саны тышлыгында басылып чыкты. Ә сурәтең мондый абруйлы басма тышлыгында урнаштырылу – бик зур дәрәҗә ул.
“Ялкын”ны укып, күзәтеп баручыларга мәгълүмдер – Алия әлеге журналның штаттан тыш хезмәткәре, рәссамы да бит әле. Басманың һәр санының 48 нче битендә дөнья күрүче яшь авторлар шигырьләренә иллюстрацияләр ясый ул. 
“Ялкын” хәбәрчеләре белән Алия узган елның җәендә “Сәләт” лагерендә танышкан булган. Аннан соң журналистлар социаль челтәрләрдә Алиянең рәсемнәрен күреп алалар, бик ошаталар, кызның иҗаты белән кызыксынып китәләр. Алиягә журнал белән хезмәттәшлек тәкъдим итәләр. Шуннан бирле журналдагы шигырьләр “җанлана”, Алия иҗат иткән рәсемнәр аларга яңа рух өрә, эчтәлеген тагын да баетып җибәрә.
Алия Мөхәмәткәримова рәсем ясау белән балалар бакчасыннан ук мавыга икән. “Дәү әтием бик матур ясый, бу сәләт миңа аннан күчкәндер дип уйлыйм”,–ди ул. Яңа Алпарда яшәүче дәү әтисе Мөнип белән рәсемнәрне бергәләп ясый торган булганнар. Бабасы әле дә оныгын үсендереп тора, аның уңышларына чын күңелдән сөенә. 
Укуда да өлгер, җәмәгать эшләрендә дә актив кыз журнал биремнәрен үтәргә каян вакыт таба дисәң, рәсемнәрне ул төнлә ясый икән. Өйдә бөтен кеше йокларга яткач, аш бүлмәсендәге өстәл лампасын кабызып куя да рәхәтләнеп иҗат дөньясына чума.
Рәсемне ясадың да куйдың түгел, ул “сөйләп торырга”, карандаш һәм буяулар ярдәмендә кәгазь битендә образ тудырылырга тиеш. 
–Кеше рәсеме ясыйммы, җәнлекме, мультфильм героемы, аның холкын-фигылен чагылдырырга омтылам. Моны героемның йөзе, елмаюы аша, шулай ук төсләрне дөрес кулланып күрсәтергә тырышам,–ди яшь рәссам.
Алия, гомумән, бик иҗади кыз. Ул матур җырлый, шигырьләр яза, гимназиядә эшләүче “Алтын каләм” иҗат мәктәбендә шөгыльләнә, биредә чыгып килә торган “Озын тәнәфес” газетасының редколлегия әгъзасы.
Ул бик тә китаплар укырга ярата. Укыган әсәрләре турында сыйныфташлары, дус кызлары белән сөйләшәләр, әнисе белән фикер алышалар.
Алия безне татарча бик матур сөйләшүе белән дә әсир итте. “Без гимназиядә күбесенчә туган телдә аралашабыз, күп чаралар да татарча уза”,–ди. Кеше һичшиксез туган телен белергә тиеш, дип исәпли ул. 
–Ничек инде ана телен, әби-бабаларың, нәсел-нәсәбең сөйләшкән телне белмәскә, өйрәнмәскә мөмкин?! Минемчә, үз телен белмәгән кеше мәдәниятле, камил шәхес була алмый,–дип фикерли кыз.    
Ул рус телен дә әйбәт белә, инглизчә дә яратып өйрәнә. 
Кыз спортка да мөкиббән, бик мавыгып волейбол белән шөгыльләнә.
Тик торырга, вакытын бушка уздырырга яратмый ул. “Эшли-эшли ял итәм”,–ди. Әнисенә өй эшләрендә булышу да аның өчен ял кебек кенә. Ашарга әзерләргә, бигрәк тә тортлар, пироглар пешерергә ярата икән. “Бу якшәмбедә әле дәү әнием өйрәткән рецепт буенча җәймә пешердем. Әнием дә, сеңелем дә бик ошаттылар”,–дип сөйли. 
“Киләчәктә кем булырга телисең?” дигән сорауга Алиянең әлегә анык кына җавабы юк.
–Мин үзем социология, җәмгыять белеме, әдәбият кебек фәннәрне яратам. Бәлки сайлаган профессиям дә шуның белән бәйле булыр. Әле ныклы бер карарга килмәдем. Әмма ничек кенә булмасын, гомер буе яраткан профессиям белән шөгыльләнәсем, кешеләргә файдалы буласым килә,–диде ул безгә. 

Алия Мөхәмәткәримова быел “Татар кызы” район бәйгесендә дә катнашты. Милләтебезнең дәвамчысы –татар кызы нәкъ менә аның шикелле булырга тиештер дә – сөйкемле, тыйнак, талантлы һәм тырыш, белемле, туган теленә мөкиббән...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев