Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан газета укучыбыз сорый: цифрлы 20 канал арасында ТНВ бармы?

.

“ТНВ”ны күрсәтерме?

Хөрмәтле редакция! Телевизорымны цифрлы каналларга күчерергә җыенам. Аның өчен приставкага да заказ биреп куйдым. Минем соравым бар – цифрлы 20 канал арасында ТНВ буламы? Гомумән, анда нинди каналлар кергән, шул турыда языгыз әле.

                                                   Рәфис Вәлиуллин, Әхмәт авылы.

 

Без әлеге сорауны “Таттелеком”ның зона электр элемтәсе узелы район цехы электроника инженеры Николай Юзуповка юлладык. Ул түбәндәге аңлатмасын бирде:

Цифрлы 20 канал арасына ТНВ кертелмәгән. Анда федераль каналлар гына бар. Шулай да ТНВ каналын аналог төсендә, ягъни элекке кебек үк карарга мөмкин булачак. Ул 3 июньнән соң да аналог буларак эшләп кала. Мультиплекска кертелгән 20 түләүсез канал арасында “1 канал”, “Россия 1”, “Культура”, “Россия 24”, “Матч ТВ”, “Карусель”, “НТВ”, “ОТР”, “5 канал” , “ТВЦ”, “РенТВ”, “Спас”, “Пятница”,”Звезда”, “СТС”, “Мир”, “Домашний”, “ТНТ”, ТВ 3”, “МузТВ” бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев