Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Лейкозга каршы көрәш чаралары үтемлеме?

Ветеринария белгечләрен терлекләр арасында лейкоз чире таралу нык борчый. Хәер, бу проблема беркемне дә битараф калдыра алмый. Мәсьәләнең мөһимлеге бу елны лейкозга каршы көрәш елы дип игълан итү дә раслый. Әле 2014 елда ук республикада лейкоз һәм аңа каршы көрәшкә багышлап зур форум үткәрелгән иде. Анда 2020 елга кадәрге чорга...

Ветеринария белгечләрен терлекләр арасында лейкоз чире таралу нык борчый.

Хәер, бу проблема беркемне дә битараф калдыра алмый. Мәсьәләнең мөһимлеге бу елны лейкозга каршы көрәш елы дип игълан итү дә раслый. Әле 2014 елда ук республикада лейкоз һәм аңа каршы көрәшкә багышлап зур форум үткәрелгән иде. Анда 2020 елга кадәрге чорга бурыч һәм чаралар билгеләнде. Максат - ел саен лейкоз белән авыру очракларын 5 процентка киметү.

Район баш ветеринария табибы Кәмил Хәйруллин әйтүенчә, безнең белгечләр дә әлеге куркыныч чир белән актив көрәшәләр. 2016 елда җәмәгать терлекләре арасында лейкозны 2,7 процентка киметә алганнар. Әмма шәхси секторда авыру терлекләр саны киресенчә арткан. Белгеч моны тикшерелгән сыерлар санының күбрәк булуы белән дә аңлата. Ул мондый саннар китерде:

2015 елда 27928 баш сыерның 29,7 проценты инфекция белән зарарланган; 2016 елда инде 31243 баш сыерны тикшергәннәр һәм аларның 28,7 процентында вирус табылган. Болар - җәмгыять терлекләре. Ә шәхси хуҗалыкларда хәлләр тагын да мөшкелерәк:

2015 ел - 2289 баш сыерның 30,7 проценты, 2016 ел тикшерелгән 4255 баш сыерларның 36,3 проценты лейкозлы.

-Быел бу терлекләрне гематологик алым белән тикшерәбез. Аның нәтиҗәсендә лейкоз чирле дип табылган сыерларны юкка чыгарырга кушылачак,-ди Кәмил Хәйруллин.

Тикшерү нәтиҗәләре терлек хуҗаларына шунда ук җиткерелә. Алай гына түгел, электрон юл белән авыл җирлекләре советына да җибәрелә. Мәгълүмат бар. Әмма терлекләр хуҗалары, билгеле инде, сыерларның авыру икәнлеген танырга теләмиләр. Ә бит лейкоз - гаять куркыныч авыру. Аның белән авырган сыер сөтен кайнатмый гына куллану да тыела. Димәк, авыру сыерларның сөтен сатып акча эшләүче хуҗалар өсләренә зур җаваплылык кына түгел, гаеп алалар дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев