Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак җирлеге урамнарын шушы уңган егетләр тәртипкә салып тора

Базарлы Матак авыл җирлеге кышкы чорда урам юлларын кардан, боздан арындырып тору өчен техника белән җитәрлек тәэмин ителгән, кирәк кадәр комлы-тозлы катнашма запасы булдырылган. Биредә бик булдыклы тракторчы, шоферлар тупланган.

Әйтик, МТЗ-82 тракторында Равил Сафиуллин, ЕЛАЗ һәм Л-320 тракторларында Виталий Судаков һәм Раил Мифтахов хезмәт куялар. Ә инде юлга ком сиптерү, кар төрттерү агрегатлары таккан яңа КамАЗда Валерий Черников эшли. Моннан тыш тагын шоферлар Мөнир Кыямов һәм Ришат Гадиев йөк автомобильләрендә ару-талуны белми хезмәт итәләр. Бу егетләр өчен ял да, бәйрәм дә юк. Буранлы көннәрдә алар  төннәр буе эшләп, халык иртән эшкә барганчы урам юлларының күпчелеген кар көртләреннән ачып куярга тырышалар.

Шулай ук бер эштән дә курыкмаучы Алмаз Азизов, килешү буенча хезмәт куючы электрчы Айдар Нотфуллин турында да мактау сүзләрен күп ишеттек.

Бу егетләрнең кулыннан бөтен төрле эш килә. Кирәк икән, алар эретеп ябыштыручы да, балта остасы да, төзүчеләр дә. Авыл җирлегендә һәр көнне туып торган эш-мәшәкатьләрнең, проблемаларның күбесен шул ир-егетләр башкара. Әйтәләр бит, йортта көнгә бер кадак кагылмаса, ул таркала, дип. Менә бу оста ирләр барында җирлектә тәртип тә булыр, халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар да тудырылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев