22–24 июль көннәрендә Кукмор районы Лубяны авылында яшь табигать сакчыларының төп очрашуы — Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IX Съезды узды.
Быел масштаблы форум республиканың 31 командасын җыйды.
Безнең район данын Чуаш-Борнае урта мәктәбе командасы яклады. Остазы Фанузә Гатинаның җитәкчелегендә балалар бай программада катнаштылар:
-
«Яшь урманчы» һөнәри конкурсында белемнәрен сынадылар;
-
дебатлар конкурсында сөйләм осталыгында көч сынаштылар;
-
спорт ярышларында осталык күрсәттеләр;
-
күргәзмәдә иҗади проектларын тәкъдим иттеләр.
Укучылар лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм Әлки җире бай уңышлар гына түгел, урманның киләчәге өчен кайгыртучы талантлы, кызыксынучан балаларга да бай икәнен исбатладылар.
Нет комментариев