Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки муниципаль районы Советының 4 нче чакырылыш депутатлары утырышы булды

Аның эшендә шулай ук район прокуроры Станислав Козлов, район имам-мөхтәсибе Ирек Сәлахиев, район благочинные Андрей Зиньков катнаштылар.

Утырышны район башлыгы, Советның рәисе Александр Никошин алып барды. 
Көн кадагына 6 сорау куелды: 2023 елның 9 аена Әлки муниципаль районында канун һәм хокуки тәртипләрнең үтәлеше; 2022 елга муниципаль вазифадагы кешеләрнең, аларның тормыш иптәшләре, балаларының керемнәре, чыгымнар, милек һәм милек төрендәге йөкләмәләре турындагы мәгълүматларны тикшерү нәтиҗәләре; “Әлки муниципаль районы” муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт вазифасына дәгъва белдерүчеләрнең керемнәре, милке һәм милек төрендәге йөкләмәләрен, шулай ук “Әлки муниципаль районы” муниципаль берәмлегендәге муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек төрендәге йөкләмәләре турындагы мәгълүматларны бирүләре турындагы карарны раслау; Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районындагы җирле үзидарә хезмәтләренә ришвәткә бәйле куркынычлар тудырган муниципаль хезмәт вазифалары исемлеген раслау; Әлки муниципаль районы Советының 27.09.2018 елдагы 184 нче карары белән расланган “Әлки муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү; җирлекләрнең шул урынга кагылышлы кайбер сорауларын хәл итү буенча вәкаләтләрне (бер өлешен) тапшыру. 

Беренче сорау буенча полициянең район бүлеге җитәкчесе Ришат Насыйбуллин чыгыш ясады. Ул быелның 9 аенда күзәтелгән хокукый тәртип турында сөйләде. Ришат Ринат улының сүзләренә караганда, райондагы криминаль хәлдә тамырдан үзгәрешләр юк, тәртип бозуларның күбесе элеккечә оператив хәл ителә. Хисап бирелгән вакыт аралыгында 75 җинаять кылынган. Аларны ачу – 71,7 процент, авыр һәм аеруча авырларын 71,4 процент тәшкил итә, милеккә кагылышлы җинаятьләр  саны 22 дән 18 процентка кимегән. 
Шул чорда 18 талау, 5 алдау очрагы, 2 ышанып тапшырылган милекне урлау, 1 куркытып акча алу, 1 чит кеше милкенә зыян салу очрагы теркәлгән. 

Дистанцион юл белән урлау очраклары арта. Быелның икенче өч айлыгында банктагы  счеттан 9 тапкыр акча урланган. 
2023 елның 9 аенда IT-технологияләр кулланылып, 16 җинаять кылынган. Әлеге ысул белән алдаулар саны арта бара. 
Шул уңайдан полиция бүлеге җитәкчесе уяу булырга, алдаркараклар шалтыратып, куркытып сөйләгән сүзләргә ышанмаска, алдауларына шикләнгәндә, ул кешенең телефон номерын полициягә тапшырырга чакыра. 
Икътисадый төрдәге 6 җинаять очрагы ачыкланган, шуларның 3 се салымнарга бәйле. 

Оператив-хезмәт эшчәнлегенең тагын бер өстенлекле юнәлеше ул хәмер базарын декрими-нализацияләү санала. Хәмер һәм спиртлы эчемлекләрне канунсыз рәвештә сатуның 4 очрагы теркәлеп, административ беркетмәләр төзелгән. 2023 елның 9 аенда спирт, хәмер, спиртлы продукция һәм алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсенең бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 374 машина, 35 сәүдә объектлары тикшерелгән. 76,78 литр хәмер һәм спиртлы сыеклык алынган. 
Әфьюнның канунсыз әйләнешенә бәйле 3 җинаять ачыкланган. Нигездә, әфьюнга бәйле бар җинаятьләр дә  тораклыклар тирәсендә үскән киндерне саклауга бәйле. 

Ришат Насыйбуллин шулай ук райондагы әфьюнлы матдәләр кулланучы 21 кешенең табиб-наркологта профилактик исәптә торуын да әйтте. 

Аеруча зур игътибар балигъ булмаучылар арасында җинаятьчелекне кисәтүгә бирелә. Бала чакта ук җинаятьләр кылуына юл куймау максатыннан, полициянең участок вәкилләре, балигъ булмаучылар эше буенча инспекторы тарафыннан әңгәмәләр үткәрелә. 
1 октябрьгә кадәрге вакытны алсак, профилактик исәптә 14 балигъ булмаган бала тора, 9 укучы һәм аларның 26 кануный вәкиле административ җаваплылыкка тартылган. 

Балалар һәм аларның ата-аналарының административ җаваплылыкка тарту очраклары арту  зурларның балаларның сәламәтлегенә ваемсыз мөнәсәбәте белән бәйле. Чөнки алар һич тә уйланып тормастан, балаларына питбайк һәм мотоцикллар сатып алып, файдалануга тапшыра. Балигъ булмаучылар алар белән йөртү таныклыгы булмаган хәлдә идарә итә, зур тизлектә йөри. 
Юллардагы хәлләргә килгәндә, һәлакәтләр кимү күзәтелә. 9 ай эчендә 6 юл-транспорт фаҗигасе булган, анда 2 кешенең гомер өзелгән, 6 кеше имгәнгән. Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатыннан, транспорт агымының күплеген исәпкә алып,  машина юлларындагы билгеләр күчерелгән. 

Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче –  44, йөртү таныклыгы булмаган 34 йөртүче кулга алынган. Штрафларны канун белән билгеләнгән вакытта түләмәгән 112 кеше административ җаваплылыкка тартылган. 
Чыгышын тәмамлар алдыннан Ришат Насыйбуллин нинди вазифага хезмәткәрләр кирәк булуын да әйтте.


Көн кадагындагы аннан соңгы өч мәсьәлә буенча район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Маргарита Советникова чыгыш ясады. Муниципаль вазифага яисә килешү буенча җирле администрация башлыгы вазифасына дәгъва белдерүчеләрне, шулай ук муниципаль вазифаны яисә килешү буенча җирле администрация башлыгы вазифасын биләүчеләрне  керемнәре, чыгымнар, милек һәм милек төрендәге йөкләмәләрне бирү тәртибе буенча, аларны тапшырганда хаталар ясамау максатыннан, ел саен укытырга тәкъдим ителде. 
Муниципаль район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, җирлекләрнең шул урынга кагылышлы кайбер сорауларын хәл итү буенча вәкаләтләрне (бер өлешен) ташыру турында депутатлар каршында район Советының хокук бүлеге җитәкчесе Алсинә Әхмәтҗанова чыгыш ясады. 

Алда каралган мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев