Әлки муниципаль районы Советының ХХХIV утырышы булды
Әлки районына эшлекле сәфәр белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары – ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Җәббәров, Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиев, Александр Чубаров, ТР авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, “Звениговский” җәмгыяте генераль директоры Иван Казанков килде.
Алар Түбән Әлки авылында шәхси эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновның сәнәгать мәйданчыгында булып, эш барышы белән таныштылар. Аннары, Базарлы Матакның район мәдәният йортындагы бай эчтәлекле күргәзмәне карагач, “Әлки муниципаль районының 2024 елдагы социаль-икътисади үсешенең нәтиҗәләре һәм 2025 елга куелган бурычлары турында”гы мәсьәлә каралган Әлки муниципаль районы Советының ХХХIV утырышында катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев