Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки муниципаль районының 105 нче коткару бүлеге хезмәткәрләре күнекмә үткәрделәр

Әлки муниципаль районының 105 нче коткару бүлеге хезмәткәрләре боз астына киткән кешене коткару буенча күнекмә үткәрделәр.

Бу – бүгенге көндә бик әһәмиятле мәсьәлә, чөнки көннәр җылына, сулыклардагы боз катламы юкара бара. Коткаручылар батучыны коткаруның берничә алымын үтәп карады, алар арасында коткару бавы һәм таяк-баскыч куллану да бар иде. 


Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район хезмәткәрләре боз астыннан балык тотарга яратучыларны тагын бер кат кисәтә: кеше салкын суга килеп төшкәч, минутлар гына түгел, һәр секунд та санаулы була. Ә иң якындагы коткару посты хезмәткәрләре килеп җиткәнче дә, күпмедер вакыт үтү сорала. 
Хәзер язгы бозга кермәгез. Балык тотам, дип, гомерегезне куркыныч астына куймагыз. 
Якыннарыгызны, мөмкин булганча, сакларга тырышыгыз.
Александр Колос, 105 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге җитәкчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев