Әлки район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гүзәл Заһидуллина белән әңгәмә
Элеккеге түрәләрне эшкә алганда, эш бирүчегә ничек хата җибәрмәскә?
Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гүзәл Заһидуллина белән әңгәмәбез шул хакта.
–Коррупциягә каршы гамәлдәге законнар нигезендә, элеккеге дәүләт яки муниципаль хезмәткәрне эшкә алырга карар кылган эш бирүче соңгы хезмәт урыны буенча хезмәт шартнамәсе һәм башка гражданлык-хокукый шартнамә (аның суммасы 100 мең сумнан артык) төзү турында хәбәр итәргә тиеш. Хәбәр итү срогы – шартнамә төзелгәннән соң, 10 көн. Закон элеккеге хезмәткәрнең үзенә дә шундый ук бурычны йөкли: ул да булачак эш бирүчегә үзенең элеккеге эш урыны турында хәбәр итәргә тиеш.
– Бу хәбәр нәрсәләрдән гыйбарәт?
–Эш бирүчегә дәүләт (муниципаль) хезмәткәрен эшкә алу турындагы хәбәр бары тик язма рәвештә генә рәсмиләштерелә, телдән кабул ителми. Документта барлык мәгълүмат: фамилиядән алып, вазифаи бурычларга кадәр, эшкә кабул итү турындагы боерык номерларын һ. б. күрсәтергә кирәк.
– Түрә яңа эш урыны турында кайсы чорда хәбәр итәргә тиеш?
–Мондый процедура, элеккеге хезмәткәрне эштән җибәргәннән соң, 2 ел дәвамында мәҗбүри булып тора.
– Законны үтәмәгән өчен нәрсә яный?
– Хокук бозулар тикшерүләр вакытында иртәме-соңмы ачыкланачак. Әгәр дә яңа эш бирүче хәбәр җибәрү турындагы закон таләпләрен игътибарсыз калдырса, ул административ җаваплылыкка тартылачак. Мондый хокук бозу өчен штраф санкцияләре күләме: физик затлар өчен - 4 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен - 50 мең сумга, юридик затлар өчен - 500 мең сумга кадәр тәшкил итә.
– Мондый процедура ни өчен кирәк?
–Дәүләт, алдагы эш бирүче (дәүләт структурасы) һәм хәзерге (компания) арасында мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау өчен, дәүләт хезмәткәрләренең яңа эше турында белергә тели. Мәнфәгатьләр конфликты бармы яки юкмы икәнлеген муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм түрә эшләгән мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия хәл итә. Әгәр комиссия тикшерүдән соң мәнфәгатьләр конфликтын ачыкласа, оешманы элеккеге хезмәткәрне эштән чыгарырга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев