Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы егете – махсус хәрби операциядә катнашучы Фәнис Хәбибуллин Жуков медале белән бүләкләнде

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз Фәнис Хәбибуллин Жуков медале белән бүләкләнде.

Хәрби хәрәкәтләр алып барылган урында ул икенче елын хезмәт итә. Дәүләт бүләгенә исә  куелган бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен лаек булган. 
Бу турыда безгә солдатның туганы Әсхәт Хәбибуллин хәбәр итте. Хәрби хезмәткәрләргә хас булганча, ир-егет якыннары белән булган кыска элемтә барышында хәрби хәрәкәтләр турында сүз алып бармый. “Без аның белән сирәк кенә хәбәрләшеп торабыз, ул исән-имин булуын гына әйтеп уза”, – диде ул. Шуңа да якыннары аның нинди батырлык өчен бүләкләнүен белми. Әмма моңарчы солдат яралануы сәбәпле, башта – Севастополь, аннары Казан госпиталендә дәвалана. 
–    Ул контузия алган, яраланган иде. Иң мөһиме, исән калган, кул-аягын өздермәгән. Без, аның якыннары, шуңа шатландык. Дәваланганнан соң, ул хәрби бурычын үтәвен дәвам итте. Бүген дә ул махсус хәрби операция алып барылган урында, – диде Әсхәт Хәбибуллин.
Шунысы мөһим: Фәнис Фоат улы илебезне яклаучы сугышчылар исәбендә булырга үзе теләк белдерә. Моңа кадәр ул Базарлы Матакта йөртүче булып эшли. Махсус хәрби операция алып барылган урыннарга гуманитар йөк илтүдә берничә тапкыр үзе катнаша. Димәк, барысын да үз күзләре белән күрә. Ни өчен хәрби хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга теләк белдереп, килешү төзүен якыннары да белми икән.
–    Үзебез дә хәйран калдык. Әтисе Фоаттан да бу хакта сораштым. “Ниятләрен алдан белмәдем. Җыенып чыгып киткәндә генә безгә бу турыда әйтте”, – диде. Сугыш булган урыннарда үзе булып, солдатларыбызны күргәч, бәлки, ярдәм итәргә, халык тынычлыгын саклауда үз өлешен кертергә карар иткәндер. Гаиләсен матди яктан тотрыклы итү, балалары хакында да уйлагандыр. Казаннан ипотекага фатир да сатып алган иде... Ни генә булса да, ул бүген дә кулына корал тотып, илебезне яклауда катнаша. Ә безгә исә аның исән-сау булып, әйләнеп кайтуын теләргә генә кала, – дип, сүзен йомгаклады әңгәмәдәшебез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев