Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы почта хемәткәренә “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясенең Рәхмәт хаты тапшырылды

2025 елның беренче яртыеллыгына район газетасына яздыру буенча лидер булганнары өчен, февраль ае ахырында өч почта хемәткәренә “Татмедиа” җәмгыяте филиалы булган “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Почта бүлегендәге бетмәс вак эшне башкаручылар, газета-журналлардан – кызыклы, файдалы мәгълүматтан аерылмаска өндәп, матбугатның хуҗаларына барып җитүенә үзләреннән зур өлеш кертүчеләр алар, нигездә, безнең гүзәл хатын-кызларыбыз. Намуслы хезмәтләре өчен без аларның һәркайсына рәхмәт белдерәбез.  8 Март алдыннан исә без, бүләкләнүчеләр белән сөйләшеп, аларга бәйрәмгә кагылышлы сорауны да бирдек. “Нинди бүләк күңелегезне күтәрер иде? – дип кызыксындык.

Рафидә Шакирҗан кызы Садыйкова, Карга авылы почта бүлеге җитәкчесе булып эшләвенә 5 мартта 20 ел булган. 

–    Хезмәтемне яратып башкарам. Югыйсә бу тармакка очраклы гына кереп киттем. Шәхси кибеттә эшләгәндә: “Кеше юк бит, әйдә кер инде”, – дип, чакырып алганнар иде. 3 ай тирәсе эшләгәч, почта бүлеге җитәкчесе итеп билгеләделәр. Менә шуннан башланды инде…


Хезмәтебезне күреп, шулай бүләкләүләре, билгеле, сөендерә... 8 Мартта бүләкләр күп була инде ул. Хезмәттәшләр белән дә, гадәттә, бер-беребезне котлыйбыз. Балалар да бүләкләр күтәреп кайта. Энә дә, дөя дә – бүләк, минем өчен иң мөһиме – якыннарымның игътибарын тоюдыр, дип уйлыйм. Шул күңелне күтәрә, иңбашларга канатлар куя…

Лилия Идрис кызы Кәшәпова, Чуаш Борнае авылы почта бүлегендә эшләвенә 21 ел булган. Башта хат ташучы буларак хезмәт итсә, җитәкче итеп билгеләнүенә 10 ел вакыт узган. 

–     Белгечлегем буенча икътисадчы мин. Кияүгә чыккач, биредә эш урыны булганга урнашкан идем, яратып киттем. Тәртипләү,  санау, язып кую кебек вак кәгазь эшләрен яратып башкарам. Бүләккә килгәндә, аны алуы күңелле үзе. Шулай да хәзер бар нәрсәне дә сатып алу мөмкинлеге бар. Минем өчен иң зур бүләк – илдә тынычлык урнашу булыр иде. Моны күпләр көтәдер, дип уйлыйм. 

Гүзәл Хисаметдин кызы Кыямова, Түбән Әлки авылы почта бүлеге җитәкчесе булып әле ике ел гына эшли. Шулай да ул үзен тырыш, эшенә җаваплы караучы белгеч итеп күрсәтергә дә өлгергән.

–    Һөнәрем буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы мин. Әлмәт шәһәрендә яшәгәндә, үз белгечлегем буенча эшләгән идем. Әмма ирем белән Югары Әлки авылына күченеп кайткач, Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы миннән почта бүлегенә эшкә чыгуымны үтенде. Өйрәнә башлагач, чит хезмәт өлкәсенең дә күңелемә якын булуын аңладым. Җирле халыкны яратырга өлгердем. Аеруча олы яшьтәгеләр белән аралашу ошый. Кәефем булмавын күрсәләр дә, яхшы сүз әйтеп, күңелемне күтәрә бит алар. Бүләккә килгәндә, бәйрәм уңаеннан чын күңелдән әйтелгән котлау сүзләренә, теләкләргә дә шатланам мин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев