Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы прокуратурасы Самара өлкәсе кешесенә карата дәүләт гаепләвен хуплады

Әлки районы прокуратурасы элек хөкем ителгәне булган Самара өлкәсе кешесенә карата дәүләт гаепләвен хуплады.


Мәхкәмә әлеге хатын-кызны РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 1 нче бүлегендә (яшерен рәвештә чит милекне урлау) җинаятен кылуда гаепле дип тапты. 
Хөкем ителүче 2023 елның 15 сентябрендә якынча 21 сәгать 50 минутта Базарлы Матакның “Пятерочка” кибетеннән яшерен рәвештә майка-пакетын, 9 душ өчен гель, “Агроторг” җәмгыятенең 4 дезодорантын урлый. Аннары урланган әйберләрне үзенчә файдалану мөмкинлеге алып кача. Шулай ул гомуми бәясе 4 315, 03 сумлык зыян китерә. 
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный. Мәхкәмә, барысын да исәпкә алып, аңа 9 айга иректән мәхрүм итү карарын чыгарды. Ул җәзаны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәргә тиеш булачак. 
Луиза Хәйруллина, район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев