Әлки районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлекне эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен данладылар
21 октябрьдә районның мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлекне эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үткән бәйрәмнәре уңаеннан данладылар.
Залга безнең районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәт коллективларыннан, “Кызыл Шәрык”, “Хузангай” җәмгыятьләреннән, фермер хуҗалыкларыннан, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан вәкилләр, авыл җирлекләре башлыклары җыелган иде.
Бәйрәм ТРның премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның экранга төшерелгән котлау сүзләрен яңгыратудан башланды. «… Сезнең авыр һәм бик тә кирәкле хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы кыю рәвештә алда бара һәм республикабызның иминлегендә, үсешендә нык нигез булып тора. Ирешелгәннәрдә тукталып тормыйча, без авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеген арттыруда, яңа инвестицион проектларны тормышка ашыруда, авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда, хезмәт кешеләренең эш шартларын яхшыртуда алга зур максатлар куябыз. Чөнки республикабызда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсе, сәламәтлеге һәм иминлеге авыл хуҗалыгы сәнәгате тармагында тир түгүчеләрнең эш нәтиҗәсенә бәйле....” дигән юллар бар иде анда.
Мул уңыш – тырышлык нәтиҗәсе
Аннары сүзне районыбыз башлыгы Александр Никошин алды. “Бүген бирегә өстәлебездә һәрвакыт яңа ипи, ит, сөт булсын өчен эсседә дә, яңгырда да үз куллары белән эшләүчеләр җыелды. Хөрмәтле игенчеләр, сез тырышып эшләгәнгә, һөнәри күрсәткечләр дә югары. Терлекчелеккә килгәндә, әлеге тармакны үстерүгә районыбызда мөмкинлекләр бар. Һәм без җитештерү күләмен үстерергә ниятлибез. Районда төрле программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Алар нигезендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә акчалата ярдәм булдырыла. Республика ярдәм итү нәтиҗәсендә Минсабировлар, Агаповлар, Хәйдәровлар, Бильдановларның крестьян-фермер хуҗалыклары оештырылып, уңышлы гына эшләп килә. Шул елларда районда 114 хуҗалыкның кече формасы булдырылган. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТРның Авыл хуҗалыгы министрлыгына, җиребезгә шундый игътибарлы булганнары өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Без авыл хуҗалыгы буенча әкренләп алга барабыз, яңа технологияләрне үзләштерәбез һәм җитештерүчәнлекне арттырабыз. Бүгенге көндә 114 мең тонна бөртек җыеп алынган, 115 мең тонна силос, 89 мең тонна сенаж салынган, 7 шәр мең тонна печән, салам җыелган.
Хөрмәтле игенчеләр, бу курсәткечләргә сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә ирешелгән. Әлеге тармак ветераннарына исә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Чөнки сезнең тәҗрибә – безнең бүгенге көндәге үсешнең нигезе”, – диде ул.
Терлекчелек – үзәктә...
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев игенчеләрне котлаганнан соң, ирешелгән уңышларга нигезле итеп тукталды. Районыбыз авыл хуҗалыгы тармагын тулысы белән чагылдырган саннарны, сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. 2022 елның 1 октябренә авыл хуҗалыгы оешмаларында 28799 эре мөгезле терлек бар, аларның күбесе – 22 186 башы “Кызыл Шәрык” җәмгыятендә асрала, “Хузангай” җәмгыятендә 5632 баш, крестьянфермер хуҗалыкларында 980 баш терлек исәпләнә. Савым сыерларына килгәндә, күрсәткечләр бик мактанырлык түгел икән. Барлыгы 10 032 баш һәм ул, узган ел белән чагыштырганда, 1361 башка кимрәк. Район буенча тәүлеклек тулаем савым 157 тонна тәшкил итә. “Кызыл Шәрык” җәмгыятенең “Чаллы” терлекчелек комплексы быел төзекләндерелгән. Биредә таналарны үзләре үстерергә ниятлиләр һәм ул уңай үзгәреш бирер дип көтелә. Шулай ук “Хузангай” җәмгыятенә ел ахырына кадәр Венгрия, Германиядән токымлы сыерлар кайтару максаты куелган. Хузангайда уңышлы гына итеп сарыклар да үрчетелә. Ит өчен 50 баш йонсыз Дорпер токымындагы һәм Романов токымындагы сарыклар сатып алынган. Әлеге мал барлыгы 300 баш исәпләнә. Хуҗалыкта Орлов токымлы атларын үрчетүгә яңа бина салынган, биредә бүгенге көндә 73 баш ат асрала.
Игенчелек – төп тармак
Авыл хуҗалыгында шулай ук төп тармакларның берсе ул – үсемлекчелек. 2022 елда районда авыл хуҗалыгы культуралары 81 000 гектарда (шул исәптән азык культуралары – 19200 га, техник культуралар 15 495 га, бөртеклеләр 45 200 гектар) чәчелде. Бүгенге көндә, кукурузны да кертеп, бөртеклеләр тулаем 114 мең тонна күләмендә җыеп алынган. Хәзер исә майга һәм бөртеккә дигән кукурузны урнаштыру бурычы куелган. Уңыш исә 1 гектарга 30,7 центнер булыр дип көтелә. 5300 тонна бөртек чәчүлеккә салынган, үзенчәлекле, элиталы орлык шуның 29 процентын тәшкил итә. Барыбыз да беләбез: орлык яхшы икән, ул билгеле бер шартлар тудырганда, мул уңыш җыеп алу мөмкинлеген бирә. Р а й о н а в ы л х у җ а л ы г ы сәнәгатенең техника белән тәэмин ителеше авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына 156 ат көчен тәшкил итә, ул исә республика күләмендә алынган уртача күрсәткечкә тигез. 2023 елның язгы кыр эшләренә 164 тракторны һәм 184 авыл хуҗалыгы машинасын төзәтү таләп ителә. Җитәкче кадрлар мәсьәләсенең мөһимлегенә дә тукталды. Бүгенге көндә дә районда 14 белгеч җитешми икән. Мәсәлән, дүрт мал табибы, өч агроном, өч инженер, 1 бухгалтер таләп ителә. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы, ветеринар уку йортларын, техникумнарны тәмамлаган яшь белгечләр арасыннан районга кайтучылар да бар. Мәсәлән, 2022 елда 1 яшь белгеч кайтып, “Востокзернопродукт”ка бухгалтер булып урнашкан. Аңа 300 мең сум күләмендә бер тапкыр акча һәм 1 ел дәвамында ай саен хезмәт хакына 7500 сум акча өстәп түләнәчәк. Бүгенге көндә Әлки районыннан авыл хуҗалыгына караган уку йортларында 57 студент белем ала. “2022 елның 1 октябренә районның авыл хуҗалыгы тармагында 1308 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 33032 сум тәшкил итә. Яшь белгечләрне бу өлкәгә җәлеп итү өчен, без аларга, беренче нәүбәттә, яхшы хезмәт хакы түләргә тиеш. Билгеле, алда куелган бурычларны хәл итүдә безгә дәүләтебез ярдәм итә. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләү җаваплылык һәм фидакарьлек таләп итә. Сезгә уңышлар, сабырлык, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын!” – дип сүзен төгәлләде Роберт Гадиев. Бәйрәмдә кыр батырларын башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов,”Кызыл Шәрык” җәмгыятенең директорлар Советы рәисе Владимир Панков, “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов та котлады. Алдынгы авыл хезмәтчәннәренә бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Бәйрәм мәдәният йорты хезмәтчәннәре башкарган җырлар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев