Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында барлыгы 2500 данә салым хаты юлланган

“Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсеннән 2023 ел өчен салым түләргә өндәгән белешмәләрне күп кеше алды инде.

Электрон элемтәсе булмаучыларга ул октябрь ахырына кадәр таратылачак. Районда барлыгы 2500 данә салым хаты юлланган. 
Әмма әлеге ысул белән бурычны түләргә искәртү елдан-ел кимрәк кулланыла. Шуңа да хат килмәгән икән, ул, салым түләмәскә, дигән сүз түгел. Бу очракта дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталына кереп карарга кирәк. Чөнки белешмәлекне сез шунда табачаксыз.
Электрон юл белән салымны түләгән очракта, ул түбәндәгечә башкарыла:
Эзләү юлына:
–     “налог.ру” дип язарга – Федераль салым хезмәтенең рәсми сайты ачылачак; 
–    югары сул почмакта “физик зат”, “шәхси кабинет” дип язылган сүзләргә басарга. 
–    шәхси кабинетка керү мөмкинлеге күрсәтеләчәк, аннан “Дәүләт хезмәтләре аша керү” (ЕСИА) дигәнен сайларга;
–    парольне язарга.
–    Битне ачкач та, сез түләү суммасын күрерсез. Анда “детали”га басып, салымның нәрсәләр өчен исәпләнүен укырга була. Яисә, түләү ысулына басып, картаны сайлап, акчаны күчерергә мөмкин.
Шуны онытмагыз: салымны вакытында түләмәгән очракта, пеня билгеләнәчәк һәм бурыч көннән-көн артачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев