Әлки районында кукуруз һәм көнбагыш чәчүлекләрен күрсәтү буенча зона семинар-киңәшмәсе булып узды
Әйе, кукуруз да, көнбагыш та яңа культура түгел, тик хәзер алар бөтенләй яңача игелә икән.
18 нче сентябрь көнне Әлки районы Чуаш Кичүе авылы кырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, районыбыз авыл хуҗалыгы оешмалары, төрле районнардан килгән җитәкче-вәкилләр катнашында илебез селекциясенең кукуруз һәм көнбагыш чәчүлекләрен күрсәтү буенча зона семинар-киңәшмәсе булып узды.
Катнашучыларны Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Роберт Гадиев каршылады. Киңәшмәне ачып, сүзне район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымовка бирде.
– Безнең Әлки районы – тулысынча авыл хуҗалыгы районы. Экономикабызның төп өлеше авыл хуҗалыгына бәйләнгән. Бүгенге тема гомер-гомергә актуальлеген югалтмый. Безнең кырларда сезне күрүебезгә бик шатбыз, семинар-киңәшмә эшлекле һәм һәркем өчен файдалы булсын, уңышлы эш көннәре телим, -диде Руслан Хәлил улы, семинар вәкилләрен сәламләп.
Сүз Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшинга бирелде. Ул алга куелган максат – тулысынча үзебезнең илдә җитештерелгән орлык –чәчүлекләргә күчү, аларның чит илләрнекеннән берни белән дә калышмавы, семинарның өйрәнү-өйрәтү характерында булып, киләсе елларга да шул тәртиптә үткәреләчәге турында әйтеп узды.
Академик РАСХН Владимир Сотченко да, аның сүзен куәтләде:
– Мин гомер буе чит илләрдәге партнерлар белән эшләдем. Алардан орлык сатып алабыз, ләкин соңгы берничә еллык күрсәткечләргә күз салсак, алга китү, уңышның артуы юк дәрәҗәсендә. Димәк, эш орлыкта гына түгел. Беренче чиратта, эшкәртү, тәрбияләү алымнарына зур игътибар кирәк. Һәркем үз орлыгын тәкъдим итә, иң яхшысы, дип ышандыра. 4-5 тапкыр кыйммәтрәк булган чит илнекен алуга караганда, үзебезнекен булдыру, булганны дөрес чәчү, бөтен осталыгыбызны биреп үстерү – менә безнең бурыч. Без дә беркемнән дә ким түгел, - диде ул, семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
«ВостокЗернопродукт» җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Тәфкил Исмәгыйлев семинарның тәртибе, башкарыла торган эшләр, үткәрелә торган тәҗрибәләр белән таныштырып, барлык катнашучыларны кукуруз кырына чакырды.
Алга таба алар, Владимир Сотченко белән бергәләп, биредә үстерелгән төрләр, аларның үзенчәлекләре, чәчү һәм үсү шартлары турында сөйләп, һәр гибридка кыскача бәяләмә бирделәр.
Кызыксынучылар сорауларына җаваплар алды. Кукуруз чәкәннәрен үз куллары белән тотып, алардан алыначак уңышны да күзалларга тырыштылар.
Кукуруз кыры тәмамлануга, көнбагыш басуы китә. Аларның да зур башлары түбән салынган. Эченә керсәң күренмисең дә. Аның да нинди генә төре үстерелми икән безнең кырларда. Һәркайсының үз “капризы”.
Семинар –киңәшмә әзерләнгән ныклы план нигезендә кичкә кадәр дәвам итте. Төрле тәҗрибәләр үткәреп, гибридларның безнең климатта һәм туфракта нинди уңыш бирүләре хакында, әлеге культураларны тукландыру, чүп үләннәрдән, корткычлардан саклау алымнары турында бай мәгълүмат биреп, зур практик эш башкарылды. Көнгә йомгак кыр уртасында әзерләнгән чәй табыны артында ясалды. Киңәшмәдә катнашучылар семинардан алган тәэсирләре белән уртаклашты, планнар турында гәп куертты, “Үстерелгән уңыш югалтуларсыз җыеп алынсын! – дигән теләкләрен юллады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев