Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында күзәтү астындагы объектларның санитар торышы елдан-ел яхшыра

15 сентябрьдә Россиядә дәүләт санитар-эпидемиологик хезмәте оештырылуга 102 ел тулды.

Бик күптән –  үткәндә калган 1922 елда, әйлә-тирәлек иминлеген, халык сәламәтлеген саклау максатыннан төзелгән бу хезмәт Әлки районы тарихында лаеклы урынны алып тора. 

Билгеле, ул еллардан бирле санитар-эпидемиологик хезмәт күп тапкыр үзгәрде. 2005 елда әлеге тармакта зур үзгәрешләр була һәм аның эшчәнлегенең яңа чоры башлана. Россия Федерациясе Президентының 2004 елның 9 мартындагы “Башкарма хөкүмәтнең федераль хезмәтләре системасы һәм структурасы турында”гы 314 нче указы нигезендә кешенең иминлеге һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсен күзәтү буенча Федераль хезмәт оеша. Аңа санитар-эпидемиологик, кулланучылар базары һәм аларның хокукларын яклау өлкәләрен күзәтү йөкләнә. 2002 елның 27 декабрендә “Техник җайлау турында”гы 184 нче федераль канунны кабул итү хезмәтнең яңа юнәлеше булды. Бүгенге көндә Россиянең кулланучылар күзәтчелеге (аның төрле җирлекләрдәге бүлекләре) Таможня берлегенең 26 техник регламентының үтәлешен күзәтә. Ул санитар-эпидемиологик тармакта ике хезмәт эшчәнлеген алып бара: Татарстан Республикасы кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнары бүлекләре, “Татарстан Республикасы буенча гигиена һәм эпидемиология” сәламәтлек саклау федераль  дәүләт учреждениесенең Нурлат филиалы. 

Әлеге хезмәтнең  белгечләре төрле юнәлешләр буенча санитар-эпидемиологик күзәтү алып бара. Алар арасында: гомумтуклану һәм сәүдә предприятиеләре, хезмәт күрсәтү ягыннан торак фонды, җәмәгатьчелекне су белән тәэмин итү системасы, хастаханә һәм шифаханәләр, социаль объектлар, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, мәктәп һәм башка белем йортлары, предприятие һәм оешмалар. Моннан тыш,  һава, җир, су чыганаклары чисталыгы, калдыкларның дөрес түгелеше дә  тикшерелә. Куркыныч авыруларны вакытында кисәтү буенча да профилактик эш алып барыла. 

Соңгы 10 елда Әлки районында гаммәви йогышлы авырулар таралу һәм ризык белән агулану очраклары теркәлмәде. Күзәтү астындагы объектларның санитар торышы елдан-ел яхшыра. 

Территориаль бүлек кулланучылар хокукларын намуссыз эшмәкәрләрдән якларга ярдәм итә. Дәүләтнең хокук саклауны тормышка ашыруның бер ысулы ул – дәүләт хезмәтләренең, шул исәптән РФ Кулланучылар күзәтчелеге идарәсе бүлекләренең дә мәхкәмә тикшерүләрендә катнашуы. Башкарма хөкүмәтнең дәүләт хезмәте буларак, РФ Кулланучылар күзәтчелеге идарәсе бүлекләренең мәхкәмә эшләрендә катнашуының максаты нәкъ менә башка затларның – кулланучыларның хокукларын һәм кануный кызыксынуларын яклауга корылган да. 2023 елда гына да 9 мәхкәмә эшендә катнаштык без. Җирле бүлекнең таләпләре мәхкәмә бүлеге тарафыннан канәгатьләндерелде. 

Кыска язмада санитар хезмәт эшчәнлеген тулысынча яктырту мөмкин түгел. Шул еллар дәверендә кешеләр сәламәтлеген, аларның хокукларын һәм кануный кызыксынуларын яклау буенча күп нәрсә башкарылган, шул ук вакытта алга таба эшләргә кирәкле бурычлар да күп. Һәм безнең коллектив моңа әзер. 

Хөрмәтле коллегалар һәм санитар-эпидемиологик хезмәт ветераннары, очрактан файдаланып, Татарстан Республикасы кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Нурлат бүлеге һәм “Татарстан Республикасы буенча гигиена һәм эпидемиология” сәламәтлек саклау федераль  дәүләт учреждениесенең Нурлат филиалы коллективы исеменнән чын күңелдән сезне Россия санитар-эпидемиологик дәүләт хезмәте оешу көне белән котлыйм! 
Тармагыбыз ветераннары – зур горурлыгыбыз. Алар, озак вакыт намуслы хезмәт итеп, күпсанлы куркыныч йогышлы һәм социаль авырулар белән көрәштә үзләреннән зур өлеш керткән.  Халыкны санитария өлкәсендә белемле итүгә аеруча зур игътибар бирелгән. 
   

Сез - үз һөнәрегезнең чын осталары, алга куелган бурычларны, бөтен күңелегезне биреп, кирәк чакта үҗәтлек белән һәм нык торып, күпләргә үрнәк булып башкарасыз. Бу сезгә карата зур хөрмәт уята. 

Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаиләләрдә иминлек, тынычлык  телибез.
Хөрмәт белән Татарстан Республикасы кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Нурлат бүлеге җитәкчесе Гүзәл Әхмәтҗанова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев