Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында террорга каршы комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды

Районның террорга каршы комиссиясенең чираттагы утырышында үзәктән ерак урнашкан авыллардагы буш йортларны һичшиксез тикшерергә кирәклеге, бәйрәм чаралары үткәргәндә җәмәгатьчелек урыннарында, начар гаиләләр белән эшләгәндә уяулыкны арттырыру һәм терроризмны булдырмауның башка чаралары турында сөйләштеләр.

 
Комиссия эше белән аның рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. Автобусларда балаларны йөрткәндә куркынычсызлыкны булдыру турында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сәрия Вәлиева сөйләде. Ул бар йөртүчеләргә дә тиешле аңлатмалар бирелүе, ә транспортның хәрәкәт итүен Глонас системасы күзәтүен әйтте. Яңа Үргәгар авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов авылда буш йортлар булмавын хәбәр итте. Ул аңлатуынча, якын чит илләрдән күченеп кайткан 6 гаилә (32 кеше) җирле халык белән дустанә мөнәсәбәттә яши, ислам кануннарын үти, мәчетләргә йөри. Ир-атлар оешма һәм предприятиеләрдә хезмәт итә, балалар белем бирү оешмаларына йөри.
Утырышта район башлыгы начар күренешләр – йорт сатып алып, анда яшәмәү очраклары артуын да билгеләп үтте. Иске, буш йортларны сатып алу очракларын җирле үзидарә органнары тиз арада хокук саклау хезмәтләренә хәбәр итәргә тиеш. 
Психологик ярдәмнең район үзәге җитәкчесе Лилия Хәбибуллина мәктәпләрдә психологик куркынычсызлык мониторингы үткәрелүен әйтте. Нәтиҗәдә өч укучының  үзен девиант тотышы ачыклана. Балалар, аларның әти-әниләре, укытучылар белән аларның уңай шәхси сыйфатларын үстерү юнәлешендә эш башкарыла.
Иң мөһименә – Республика көненә, беренче сентябрьгә багышланган бәйрәмнәрне үткәргәндә һәм җирле үзидарәгә депутатлар сайлау узган (11 сентябрь) вакытта куркынычсызлыкны булдыру мәсьәләсенә полициянең район бүлеге җитәкчесе Марат Сәлахов тукталды. Ул әлеге көннәрдә җәмәгатьчелек тәртипләрен саклау буенча күзәтүнең катгыйланачагы, күпчелек учреждениеләрнең этләр белән кинологлар тикшерәчәген, чара үткән мәйданга якын урыннарга машиналарны кую тыялачагын билгеләп үтте. Шул ук вакытта онытмаска кирәк: безнең куркынычсызлык уяу һәм игътибарлы булуга бик тә бәйле.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев