Әлки районында тулы куәтенә бөртеклеләрне урып-җыю эшләре бара
. Быел игенчеләргә өлгергән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алырга мөмкинлек биреп, һава шартлары да озак вакыт яхшы торды. Узган ел белән чагыштырганда, быел уңыш мулрак булыр дип көтелә.
Әйе, икмәкне үстереп, җыеп алу – бик мөһим, шул ук вакытта аны дөрес итеп саклау тагын да әһәмиятлерәк. Кагыйдә буларак, бөртекне соңгы кулланучысына тапшырганчы, әле кабул итеп, озак вакыт сакларга кирәк булачак бит. Бу бурычны исә элеваторда эшләүчеләр үти.
Менә инде Әлки элеваторында 20 ел дәвамында бөртекле культуралар кабул ителә, киптерелә һәм саклана. Силос дип аталып йөртелүче бөртек саклана торган мичкәләр элек 16 булса, бүгенге көндә алар саны 31гә җиткән.
– Бөртекне яхшы шартларда тоту – аның сыйфаты озак вакыт саклануына ирешергә мөмкинлек бирүче эшнең бер этабы ул. Силослар ул – бөртек саклау өчен каралган яхшы җиһазландырылган комплекслар. Шундый саклагычларда ашлыкка яңгыр, кар, чык, җир өстендәге сулардан, кош, бөҗәкләрдән һәм башка корткычлардан зыян килми. Корылма эчендә һәрвакыт билгеле бер температура саклана, – дип сөйләде элеватор җитәкчесе Дамир Вәлиуллин.
Элеваторда бөртек билгеле бер эш режимында кабул ителә. Ул республикадагы иң зур ашлык амбары һәм аның район өчен дә әһәмияте бик зур. Элеваторның куәте, гомумән алганда, бөртекне берьюлы 85 мең тонна күләмендә саклау мөмкинлеге бирә.
Еллар узган саен, ашлык амбарының техник торышы да үзгәрә. Ел саен үлчәү кирәк-яраклары, киптерү җайланмалары тәртипкә китерелә, ремонтлана, лабораториядә исә кирәкле әйберләр юнәлтелгән. Быел да, мәсәлән, “Инфратекс София” дип аталып, бөртек сыйфатын ачыклаучы яңа җайланма кайтарылган.
Бөртекне кабул итү эше элеваторга кергән җирдә урнашкан лабораториядә башлана. Андагы хезмәткәрләр, һәр партиянең сыйфатын төгәл билгеләп, ашлыкның бар үзенчәлекләрен ачыклый. Һәм ул 4-5 минут эчендә эшләнә. Шуннан соң гына бөртекне эшкәртү һәм саклау билгеләнә.
Проба алучы җайланма машина кузовына төшерелгәч, бөртекне кабул итү эше башлана дип әйтергә була. Китерелгән һәр йөктән анализ өчен үрнәкләр алынып, лабораториядә аның клейковина күрсәткече, чүп күләме, дымлылыгы, бөртекнең классы билгеләнә. Һәр партия лабораториядә анализлана. Бөртекнең кайсы силос яисә бункерга озатылачагы да монда әйтелә. Шуннан соң кырлардан килгән “Камаз”лар бөртекне кабул итүче җайланмаларга бушата.
Бирегә безнең районнан гына түгел, ә якын-тирәләрдән – Алексеевск, Спас, Нурлат районнарыннан да бер өзлексез машиналар килеп кенә тора.
Без элеваторга барган көндә дә үлчәү мәйданчыгында берничә “Камаз” басып тора иде. Китерелгән бөртеккә лаборатор анализ ясалуын көткән йөртүчеләр элеватор эшеннән канәгать булуын әйттеләр.
Элеватор берничә төрле эшчәнлек алып баручы механизмнан тора һәм анда бөртекне саклауны гына түгел, ә аның сыйфатын арттыруны да максат иткән эзлекле эш алып барыла. Эш автоматлаштырылган һәм бу бар этапларны – чистартудан башлап, икенче урынга күчерелүгә кадәр контрольгә алуның нәтиҗәлелеген арттыра. Биредән бөртек чит илләргә дә китә.
Элеваторда үз эшләренә бик тә җаваплы караган 30-35 кеше хезмәт куя. Эш тәүлек әйләнәсе алып барыла һәм сменалап үтәлә. Бу уңышны җыеп алу эше башлану белән бәйле.
Элеваторның кайбер хезмәткәрләре биредә бер генә дистә елларын эшләмәгәнгә, алар коллективларыннан аерылып, башка җиргә урнашуны күз алдына да китерми инде.
– Мин күптән лаеклы ялда, әмма хезмәтемне яратканга эшлим. Икмәкнең һәр бөртеге ул – тере организм, шартлар үтәлмәгәндә, төрле авырулар һәм корткычлар аңа зыян китерәчәк, – ди элеватор ачылганнан – 2005 елдан бирле биредә эшләүче лаборатория җитәкчесе Гөлҗиһан Садыйкова.
Гөлҗиһан Хафизовна 24 ел Салман икмәкханәсендә эшләгән. Һөнәре буенча ул – икмәк салу технологы. Һәм менә 20 елдан артык инде ул элеваторда эшли. Тәҗрибәле белгеч сүзләренә караганда, ашлыкны махсус җайланмалар ярдәмендә даими тикшереп торалар, кирәк икән, бөртекне киптерәләр яисә салкынлыкны арттыралар. Бөртекне корткычлардан һәм чүптән чистарту өчен, сепаратор аша үткәрәләр.
– Бүгенге көндә безгә белгечләр җитешми. Буш эш урыннары бар. Билгеле, элеваторда хезмәт авыр һәм җаваплы. Әмма эш тотрыклы, җитәкчелек үз хезмәткәрләре турында кайгырта: вахта бар, хезмәт хакы яхшы. Биотуалетыбыз да, хезмәткәрләр өчен душ та бар, – диде ул, элеватор территориясен күрсәткәндә.
Коллективта дустанә мөнәсәбәтне хезмәткәрләр үзләре булдыра. Рәмзия Шиһапова, Рузия Хисмәтова, Гөлзадә Ганиева, Марина Гыйззәтуллина биредә 20 гә якын ел эшли инде.
Алар бөртекне кабул итә, аны бер урыннан икенчесенә күчерелүен күзәтә, тиешенчә чистартылуы, киптерелүе һәм сыйфатлары буенча силосларга урнаштырылуы буенча җавап бирә. Кирәк икән, аларның һәркайсы санап кителгән эшләрне башкарып чыгачак.
– Әйе, хатын-кыз өчен бу эш җиңел түгел, әмма без моңа өйрәнгән һәм барысыннан да канәгать, – ди Гөлҗиһан Садыйкова.
Ашлык амбарында эшләүчеләрдән Марс Әхмәтов, Риназ Гарифуллин, Дамир Нуретдинов, баш инженер Николай Рассадинның исемнәрен әйтеп китәсе килә. Алар да биредә макталып һәм намус белән хезмәт итә.
– Эшебезне яратып башкарабыз, өстәллеребезнең муллыгы безнең хезмәткә дә бәйле булуын яхшы аңлыйбыз, – ди алар.
Җитәкче Дамир Вәлиуллин сүзләренә караганда, биредә үз эшләрен тиешенчә башкаручы белемле хезмәткәрләр эшли. Ул үзе турында бер сүз әйтмәде, аның каравы, эшчеләрен бик мактады.
Гөлҗиһан апа исә эшләренең башкарып чыкмаслык авырлыгы юк дип расларга тырышты. Ә моның сере исә бер генә: хезмәтеңне яратырга кирәк.
– Кайберәүләр: “Эш җиңел була алмый инде ул”, - дияр. Ә мин күңелең аңа ята, кулыңнан килә икән, ул сиңа авыр булып тоелмаячак, дип раслыйм. Балаларым да эшемнән китәргә үгетли, әмма мин ризалашмыйм. Аннары хезмәттәшләрем үзләре генә дә ни тора! – диде ул.
Зур булмаган экскурсиягә нәтиҗә ясап, Дамир Мансурович һәм Гөлҗиһан Хафизовна ашлык амбарының елдан-ел зурая баруын да әйттеләр. Бүгенге көндә элеватор бөртекне озак вакыт саклау, аның торышын даими контрольдә тоту, технологик процессларны автоматлаштыру, тиешле вентиляция һәм җылылыкны көйләү мөмкинлеген бирә. Алар шулай ук эш нәтиҗәлелегенең коллективның бурычларына җаваплы каравына һәм дустанә эш итә белүенә бәйле булуын да яхшы белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев