Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында укучылар өчен “Саннар дәресе” үткәрелде

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә 10-11 сыйныф укучылары өчен “Саннар дәресе” үткәрде.

 
Без мәгълүмати технологияләр алга киткән, һәр кеше эшмәкәрлек мөмкинлекләрен тормышка ашыра алган гаҗәеп чорда яшибез. Кул астында интернет булганга, без бик җиңел генә яңа белемнәр үзләштерә алабыз. Интернет-технологияләр ярдәмендә бүгенге көн җәмгыятенең күп санлы проблемаларын хәл итәргә мөмкин. Шуның өчен дә күп санда стартаплар – үз эшчәнлеген яңа гына башлаган яисә ачарга ниятләгән  зур булмаган компанияләр барлыкка килә һәм алар эшне җайга сала алмый бермәл югалып кала. 
Чөнки барысы да алай җиңел генә түгел. Илгизәр Наил улы интернетта үз бизнесыңны ничек башлап җибәрергә, ул үсеш алсын, табыш китерсен өчен нишләргә кирәклеген җентекләп аңлатты.  
– Хыялыгызны тормышка ашырачагыгызга ышаныгыз һәм кыю рәвештә ярдәм эзләгез. Сүз матди түгел, ә технологияләр буенча ярдәм турында бара. Сезнең ниятегезнең алга таба үсеш алачагын күрә алган тәҗрибәле белгечләр эзләгез. Проектыгыз белән кызыксына алган махсус структураларга, компанияләргә, иганәчеләргә мөрәҗәгать итегез, ярдәм итү тәкъдимнәрен табыгыз, башка стартаплар, бизнес белән партнерлык мөнәсәбәтләре төзегез. Үзегез турында белгертми торып, сезне берәү дә белмәячәк бит! Иң мөһиме – беренче адымны ясарга курыкмаска! – дип ассызыклады дәресне алып баручы.
Ул шулай ук Татарстанда әзерләнеп, бүгенге көндә уңышлы гына эшләп килә һәм җәмгыятькә файда китерә торган проектларга мисаллар китерде. 
– Быел IT юнәләшендәге югары уку йортына укырга керү өчен, бер укучы информатика буенча БДИ тапшырачак. Ул үз киләчәген әлеге өлкә белән бәйләргә тели. Без, билгеле, аңа имтиханга тиешенчә әзерләнергә ярдәм итәчәкбез, - диде гимназия директоры Фәридә Яруллина. 
Дәрестә шулай ук районның мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Шатунова, Әлки урманчылыгы җитәкчесе Илсур Зәйнуллин да бар иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев