Әлки районының бер төркем мөселманнары гомерләрендәге иң мөһим гамәлне кылды
12 ноябрьдә бер төркем әлкилеләр изге сәфәрдән – гомрә хаҗыннан кайтты. Кардәшебез Гөлкәй Садртдинова 10 көн дәвамында кече хаҗ кылулары – гомрә турында сөйләде.
Мәдинәдә Куба мәчетендә ике рәкәгать намаз укып ихрамга керәләр. Хаҗилар ихрам кия – ике кисәк гади ак тукымага төренә. Бер төрле киемнәр кию Аллаһы каршында барыбызның да тигезлеген аңлата. Хатын-кызлар исә мөселманнарга гадәти көндә каралган таләпләрне үтәп, аксыл төстәге киемнәр кияргә тиеш. Бер аерма гына бар – аларга тулысынча битне каплау тыела. Хатын-кызны ир-ат озата баруы да шарт итеп куела.
Аның сүзенә караганда, алар вакытларын гыйбадәт кылып, Аллаһыны искә алып, Коръән укып үткәргән. Изге җирләрдә алар ил, республика иминлеген, уңышларга ирешүне теләп тә догалар кылган. Хаҗдан аермалы буларак, гомрәне елның теләсә кайсы вакытында кылырга мөмкин. Гомрә ул – Кәгъбәне тәваф кылу, шулай ук Сафа һәм Мәрва таулары арасыннан җиде тапкыр үтү, догалар кылу.
– Районнан без 6 кеше идек. Казан аэропортыннан хаҗга республиканың төрле районнарыннан җыелып, 19 ар кешедән торган ике төркем киттек. Хезмәт күрсәтелүгә ашау, кунакханәдә яшәү, самолетта очу бәясе кертелгән иде. Безнең турның якынча бәясе 170 мең сум тора, бәя исә доллар тирбәлешенә бәйле рәвештә үзгәрә. Безне төркем җитәкчесе Айсә хәзрәт озата барды. Ул Согуд Гарәбстанында 9 ел укыган, телне белә. Ул һәрвакыт яныбызда булып, кирәк икән, бар сорауларда да ярдәм итте, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты шулай ук районыбыздан кече хаҗга барган Надирә Хәйруллина.
Сәфәргә кузгалыр алдыннан Согуд Гарәбстаны кануннары буенча өйрәтүләрдә укысаң, Хаҗ кагыйдәләре, үз бурычларың турында танышсаң яхшы.
Надирә Хәйруллина хаҗның туристлык сәфәре түгел, ә сынау булуы турында да сөйләде.
– Кешеләр Мәккәгә Аллаһыга якынаю өчен бара, – ди ул. – Берничә көнгә сузылган хаҗ вакытында мөселманнар изге урыннарда була һәм дини йолаларны үти. Хаҗ – Кәгъбәтулла һәм аның якын-тирәсендә (Гарәфәт тавы, Мөздәлиф һәм Мина үзәнлекләре) билгеле бер дини кануннар буенча гыйбадәтләр кылу ул. Аны дөрес үтәүчеләр бар гөнаһлардан арыначак, күңелләренә тынычлык табачак.
Хаҗ ул – изге урыннарга сәфәр кылу, ул Исламның биш баганаларының берсе, фарыз гамәл. Ислам диненең хаклыгына ышану, һәр көн биш вакыт намаз уку, ураза тоту, зәкят түләүдән соң килә. Ул хәленнән килгән бар мөселман өчен дә мәҗбүри санала. Коръәндә: “Кешеләр, әгәр шул юлны үтә ала икән, Аллаһы каршында Йортларына (Кәгъбәтуллага) хаҗ кылырга тиеш”, – дип язылган.
Кәгъбәтулла ул – ислам динендәге иң изге урын, ул Согуд Гарәбстанында, Мәккә шәһәрендә урнашкан.
Аңлатмаларга караганда, Кәгъбә ташы ул оҗмахтан алынгын ак яхүт, ул кеше гөнаһларыннан каралган. Бар мөселманнар да башта әлеге ташка тәваф кыла, аннары догалар укып, Сафа һәм Мәрва таулары аша 7 тапкыр уза.
Хаҗга баручылар берничә көн Мәккәдән ерак булмаган Мина үзәнлегендәге палаткалар шәһәрчегендә яши. Үзәнлектә төн уздыру да хаҗ йоласына керә. Һәр чатырга да кондиционер куелган, андагы эсселектә бу бик тә мөһим. Па-латкалар уңайлы, анда ут кергән, су салынган савытлар урнаштырылган. Надирә Хәйруллина беренче тапкыр хаҗга 10 ел элек бара. “Андагы ил халкының шәригать кануннары белән яшәвен күреп гаҗәпләнәсең. Анда яңадан барасы килә, – ди ул. Хәзер бездә дә ислам киң колач ала бара. Мәчетләр һәм мәдрәсәләр ачыла. Хаҗ гамәлен кылучыларның исәбе дә арта бара. Без дә Аллаһы каршында үз бурычыбызны үтәргә тырыштык”.
Аэропортта кече хаҗда булучыларны, исән-имин кайтуларына куанып, якыннары каршы ала.
Надирә Хәйруллина һәм Гөлкәй Садртдинова Мәдинә һәм Мәккәдә була алуларына бик шатланулары һәм һәр мөселманга да гомерләрендә бер генә тапкыр булса да әлеге изге урынга бару насыйп итсә иде, дип теләүләрен әйтә.
Безнең якташларыбыз мөселманнар өчен бик тә мөһим гамәлне үтәп кайткан. Аллаһы аларның хаҗларын кабул итсен, дип телик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев