Әлки спортчылары өчен соңгы сызгыру яңгырады
28 майда районның спорт мәктәбенең чыгарылыш укучылары өчен бәйрәм оештырылды. Анда актив тормышны яраткан, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә урыннар алган, быел 9, 11 нче сыйныфларны тәмамлаган 30 дан артык егет-кыз чакырылды.
Тантаналы чара “Актай” яшүсмерләр клубында оештырылды. Ә аңа “Соңгы сызгыру” дигән исем бирелде. Чөнки спортчылар өчен кыңгырау чыңламый, ә команданы үтәргә әмер биреп һәм бәйге тәмамлануын искәртеп, сыбызгы сызгыра.
Укучылар өчен мондый бәйрәмнең беренче тапкыр оештырылуы.
– Спорт яраткан егет-кызлар белән без ничә ел бергә булабыз, тырышып шөгыльләнәбез, җиңүләр яулау өчен, бар көчебезне куябыз. Нәтиҗәдә бердәм, бер-беребез өчен җан атып торган дус командага әйләнәбез. Һәм билгеле, безгә бу максатчан егет-кызлар белән аерылышу җиңел түгел. Шулай да алга таба да спорт белән аерылмауларын һәм барыр юлларында уңышлар теләп, без алар белән хушлашабыз. Районыбыз горурлыгы булуларын күрсәтеп, үзләрен тагын бер бүләклисебез дә килә. Ә мәктәптә узган “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә мондый мөмкинлек юк. Шуңа аерым җыелуны максат иттек. Һәм “Соңгы сызгыру” чарасын уздыру гадәткә әйләнер дип өметләнәм, – диде спорт мәктәбе директоры Алмаз Абдуллин.
Чарада район, республика күләмендә җиңүләр яулаган егет-кызлар, аларның тренерлары спорт мәктәбе грамоталары белән бүләкләнде. Соңыннан бар ярышчылар да чәй табынына чакырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев