«Әлки хәбәрләре» газетасына язылу башланды
Яңалыклар

«Әлки хәбәрләре» газетасына язылу башланды

1 сентябрьдән киләсе 2027 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу башланды. Хөрмәтле укучыларыбыз!

Туксан дүрт ел дәвамында район газетасы Әлки районында әһәмияткә ия булган вакыйгаларны, яңалык-хәбәрләрне укучыларыбызга җиткереп барырга тырыша. Төрле электрон чаралар елдан-ел киңрәк таралган вакытта да, район газетасына тугры калып, безнең «Әлки хәбәрләре»н алдыручыларга без бик рәхмәтле. Ә бит беләбез, бөтен нәрсәгә бәяләр артып тора, акчаны җиткерүләре авыр. Җитмәсә, безнең газетаны бастыручыларның да, почта хезмәткәрләренең дә чыгымнары елдан-ел арта бара.

Алар газетаның язылу бәясенә дә йогынты ясый. Нәтиҗәдә киләсе яртыеллыкка язылу өчен 1353 сум 24 тиен түләргә туры киләчәк. Газетага язылу өчен почта бүлекләренә, хат таратучыларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Киләсе яртыеллыкта да «Әлки хәбәрләре» белән бергә калырсыз дип ышанабыз!


Нет комментариев