Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләрнең быел бәрәңгеләре уңганмы? Сораштыру

Бәрәңгене яратмаган кеше бик сирәктер. Аны, “икенче икмәк” дип, юкка гына атамыйлар. Нәрсә генә пешермибез дә, ничек кенә кулланмыйбыз үзен.

Ләкин елның-елында әлеге икмәгебезнең дә уңышы төрле була шул. Кемдәдер йодрык, тавык йомыркасы кадәр, ә кайвакытта борчак хәтле булган еллар да очраштыргалый.  Чөнки уңыш җәйнең нинди булуына, табигать шартларына тыгыз бәйләнгән. 

Быел районыбыз авылларында бәрәңге нинди зурлыкта үскән, кем күпме уңыш җыйган, кем ничек итеп ашарга ярата? Шундый сораулар белән райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек. 

Наилә Хөснетдинова, Базарлы Матак авылы:

–    Чыгышы күп, ләкин иң эресе тавык йомыркасыннан артмый. 17 майда утыртып, 6 сентябрьдә алдык. Үзебезгә дә, балаларга да җитә, исән-сау ашарга язсын.

Рәхилә Сафина, Югары Әлки авылы:

–    Быел соңгарак калды шул. 20 майда гына утырттык. Агуны ике тапкыр сиптек. 21 чиләк утырткан идек, 88 чиләк алдык. Әз дә түгел, күп тә түгел – җитәрлек. Ваграк инде, ләкин әрчерлек. Уңыш яхшырак булсын өчен, эшкә иртәрәк керешергә кирәк икән, дигән нәтиҗә ясадык. 

Илсөяр Хәйруллина, Ташбилге авылы:

–    Никадәр утырттык, шулкадәр алдык. Елына күрә инде, бернишләп булмый. 

Рамил Минһаҗев, Карга авылы:

–    Бәрәңге бакчабыз шактый зур – 18 сотый. Бөтен эшне балалар, күршеләр белән эшлибез. Быел 31 августта алдык. Чын мәгънәсендәге бәйрәм булды. Гаиләләре белән балалар кайтты. Бер сызгыруда теләсә нинди эшкә кайта торган энекәш Радик, эшкә дә, ашка да йөрешә торган якын күршеләр – күбәү булдык без. Көтелгән үк булмаса да, уңыш матур булды – уртачадан күбрәк. Елына күрә бик яхшы, дип сөендек. Балаларга да, үзебезгә дә җитә. Чүпләп, ташып, көн азагына азрак арып киткән улыбыз Ирек кенә: “Әти, җитте, моның кадәр бәрәңге үстерү – дөрес эш түгел. Безгә, балаларыгыз гаиләләренә, икешәр, үзегезгә өч рәттән санап, чама белән генә утыртсак яхшырак булыр”, – дип куйды.  “Икенче ел өчен бүгеннән сөйләп куеп булмый әле, күз күрер”, – дидем мин дә, елмаеп. Утыртырга, үстерергә, алып, рәхәтләнеп ашарга язсын. Эшенә караганда, күңелле мәшәкате, җыелырга бер сәбәп булып, бәйрәмгә әйләнүе үзе ни тора!

Галина Маркова, Чуаш Борнае авылы:

–     Ни өчендер быел бәрәңге уңышы башка елдагыдан азрак булды. Югыйсә, ел бик коры да килмәде, яңгыры да булды. Апрель аеның җылы көннәрендә утырткач, үсентеләр бик матур итеп шытып чыктылар. Аннары ап-ак кар астында калдылар. Шуннан соң да үзләренә зыян килмәде. Күршеләр хәтта: “Бигрәк үсентеләре яхшы үскән. Бәрәңге уңышы да менә дигән булыр”, – дигәннәр иде. Үзебез дә, эре-эре бәрәңгеләр җыеп алырбыз, дип өметләндек. Трактор белән казыткач, җирдә тәгәрәшкән бәрәңгеләрне күреп, тел шартлатырлык түгел икәнлеген аңладык. Быел колорадо коңгызын юк итүдә башка төрле агу кулланган идек, бәлки, шуның да зыяны булгандыр, дип тә уйлыйбыз. 
 Без төп йортта хәзер өчәү генә: үзем, ирем һәм 87 яшьлек әнием. Уңыш азрак булса да, үзебезгә генә түгел, балаларыбызга да җитәчәк әле ул. Ә алар безнең өчәү. Шуларның икесе гаиләле, берсе шәһәрдә укуын дәвам итә. Бәрәңгене барыбыз да яратып ашыйбыз. Без, өлкәннәр, зыяны азрак булсын дип, ешрак аны кабыгы белән мичтә тәгәрәтеп әзерлибез. 

Валерий Мурзаков, Базарлы Матак:

–    Бәрәңге сүзен ишеткәч, “Коточкыч”, – дип әйтәсе килә. Әмма күплектән түгел, киресенчә, вак һәм әз булуына аптырап. Чөнки аның иң эресе, ышанмассыз, борчак кадәрле. Без 12 ел инде Көнчыгыш урамында яшибез һәм ел саен, мул уңыш җыеп алачагыбызга өметләнеп, бәрәңге утыртабыз. Әмма ул ел да булмый. 4-5 капчык бәрәңге чәчеп, берне җыеп алганыбыз да бар. Сәбәп –  җирнең ярлылыгында, ашламалар белән агулануында. Җир сатып алганыбыз, черемә дә таратканыбыз бар, әмма файдасыз. Тирә-күрше күптән кул селтәде инде, бәрәңгене, гомумән, утыртмый. Ә бу яшелчә – өстәл түрендәге ризык бит. Шуңа быел да елдагыча сатып алырга туры киләчәк.

Айзирәк Мисалова, Алсу Закирова сораштырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев