Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алкоголь продукциясе сатуда яңа таләпләр кертелә

Алкоголь продукциясе белән сату итүче һәр сәүдә ноктасында контроль-касса техникасы булырга тиеш. Районара салым инспекциясе хәбәр итүенчә, әлеге яңа тәртип бу елның 31 мартыннан гамәлгә кертелә. Шул вакытка кадәр алкогольле продукцияне ваклап сатучы сәүдә нокталарында һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә контроль-касса техникасын урнаштыру зарур. Мәгълүм булганча, этил спирты кулланып яисә аны...

Алкоголь продукциясе белән сату итүче һәр сәүдә ноктасында контроль-касса техникасы булырга тиеш.

Районара салым инспекциясе хәбәр итүенчә, әлеге яңа тәртип бу елның 31 мартыннан гамәлгә кертелә. Шул вакытка кадәр алкогольле продукцияне ваклап сатучы сәүдә нокталарында һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә контроль-касса техникасын урнаштыру зарур. Мәгълүм булганча, этил спирты кулланып яисә аны кулланмыйча, азык-төлек чималыннан һәм спиртлы продукциядән әзерләнгән, ким дигәндә 0,5 процентын этил спирты тәшкил иткән эчемлек алкоголь продукциясе булып санала. Алкоголь продукциясенә спиртлы эчемлекләр (аракы, коньяк), шәраб, шәоаб эчемлекләре, сыра һәм сырадан әзерләнгән эчемлекләр керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев