Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алмаз Хәмитов: Әлки районында уртача хезмәт хакы 31 мең сум тәшкил итә

Рәхәт заманнар дәрмансыз кешеләр тәрбияли, авыр заманнар кешеләрне көчле итә, дигән мәшһүр фикер тормышта үз юлын ярып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә бигрәк тә туры килә.

 Бүгенге катлаулы шартларда урта һәм кече эшмәкәрләргә һич ансат түгел. Шуны истә тотып, узган атнада район эшмәкәрләрен финанс учреждениеләре, салым инспекциясе вәкилләре, район җитәкчелеге белән очраштырдылар. Максат эшмәкәрләргә нинди ярдәм чаралары каралганны аңлату гына түгел, зарларын тыңлау, ягъни ике яклы элемтә оештыру да иде.
Очрашуны район башлыгы Александр Никошин ачып җибәрде.
–Вәзгыятьнең шактый катлаулы икәнлеген аңлыйбыз. Бәяләргә, җитештерелгән товарларны урнаштыруга кагылышлы сораулар барлыгын сизәбез. Шунлыктан эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча программа булдырылды. Ул үз эченә төрле юнәлешләрне алган. Республика Икътисад министрлыгында үткәрелгән киңәшмәдә алар турында да сүз булды. Без бүгенге очрашуда һәр авыл җирлегеннән ким дигәндә берәр эшмәкәр булсын иде, дип тырыштык һәм биредә ишеткәннәрегезне үзегезгә кайтып, эшкуар авылдашларыгызга җиткерерсез, дип ышанам. Сезгә кирәкле мәгълүмат шулай ук район сайтында да җитәрлек,–диде ул һәм болай дип өстәде:
–Моңарчы алынган кредитларны түләүдә авырлыклар килеп чыкса, безгә хәбәр итегез. Бәлки, кайбер банклар процент ставкаларын бик нык күтәргәннәрдер. Дәшми тормагыз.  Бүген сездән ишеткәннәрне Икътисад министрлыгына җиткерәчәкбез. Һәр очрак буенча эшләячәкбез. Очрашуыбызның максаты да сезгә ташламалар, отышлы кредитлар турында сөйләү.
Александр Федорович очрашуга килүчеләрне район эшмәкәрләре советын чагыштырмача күптән  түгел җитәкләгән Ленсур Шакиров белән таныштырып үтте һәм аның аша үзләрен борчыган мәсьәләләрне район җитәкчелегенә җиткереп торырга тәкъдим итте.
Аннары авыл эшмәкәрләре алдында Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе начальнигы урынбасары  Алексей Сысуев чыгыш ясады. Ул башта Әлки районы буенча кайбер мәгълүматлар җиткерде: бездә 380 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты бар, 837 кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. 1 апрельгә салым рәвешендә бюджетның барлык дәрәҗәләренә 143 млн 857 мең сум акча кергән. Бу акчаның 44 млн 230 мең сумы җирле бюджетта калган. Узган елда үзмәшгульләр 20 млн 843 мең сум салым түләгәннәр.
Шул ук вакытта салымнар буенча 32 млн 110 мең сум бурыч та бар икән.
Алексей Юрьевич эшмәкәрләргә тәкъдим ителә торган ярдәм чараларын да аңлатты. Әйтик, бурычларның структурасын үзгәртү, счетларны блокировкалауны вакытлыча туктату, гадиләштерелгән салым системасы буенча салымнар түләү вакытын кичектереп тору һ.б. Шул ук вакытта салым салу тәртибендә дә үзгәрешләр бар икән, аларның асылын да аңлатып үтте Сысуев.
–Быелның июль башында Татарстанда яңа салым режимы кертү планлаштырыла, ул гадиләштерелгән салым системасы – онлайн (УСН-онлайн) дип атала. Аның өстенлекләре бәхәссез,–дип яңа эксперимент турында хәбәр итте ул. Алексей Юрьевич чыгышыннан эшмәкәрләр бик күп яңалыклар ишеттеләр.
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче эшмәкәрләргә ярдәм чаралары (ташламалы кредитлар, микрозаймнар) турында район башкарма комитеты җитәкчесенең төбәк үсеше буенча урынбасары Алмаз Хәмитов мәгълүмат җиткерде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев күбрәк программалар хакында (гаилә фермаларына, яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләргә, шәхси хуҗалыкларга, крестьян-фермер хуҗалыкларына төрле юнәлештә грантлар) тәфсилләп сөйләде.
Мәшгульлек үзәге директоры Алексей Шувалов эш урыннарын да, эшче кадрларны да бөтен Россия буйлап эзләп табу, сайлау мөмкинлеген аңлатты.
–Эшсезләрне генә түгел, эш урынын югалту куркынычы туган кешеләрне дә яңа һөнәрләргә укыта алабыз. Әйтик, предприятиедә бер төрле вазыйфа кыскартыла икән, ул кешене үзегезгә кирәкле юнәлештә укырга җибәрә аласыз. Штат кыскарту куркынычы булганнарны җәмәгать эшләренә җәлеп итәргә була. Өченче юл – штат киңәйтелгән очракта эшсезләр исәбендә торучыны эшкә алучыларга субсидия бирү каралган. Болар турында тәфсилләп безнең сайтта белә аласыз,– диде ул. Алексей Петрович эшмәкәрләргә Татарстанда минималь  хезмәт хакының 16700 сум булуын искәртеп, хезмәткәргә шуннан да ким акча түләүчеләр закон бозучылар исемлегенә кертелә, дип кисәтергә дә онытмады. Ә Алмаз Хәмитов район буенча уртача хезмәт хакының 31 мең сум тәшкил итүен әйтеп, бу дәрәҗәне төшермәскә чакырды.
Очрашуда эшмәкәрләр үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат ала алдылар. Дөрес, баштан әйтелгән өмет бик акланмады – авыл эшмәкәрләреннән бер генә сорау-тәкъдим дә ишетелмәде. Әмма алар шуны белделәр: катлаулы шартларда үз эшен дәвам итүчеләрне хөкүмәт ялгыз калдырырга җыенмый, төрле чаралар тәкъдим итә. Алар турында белергә һәм сорарга, файдасын күрергә генә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев